Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Фермерлар көне белән

Хөрмәтле фермерлар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Сезнең тормыш сәләтегез-авыл хуҗалыгы. Сез-уникаль кешеләр. Сез бит авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре генә түгел, ә Җирнең кайгыртучан хуҗалары да. Фермерлык-ул үзенчәлекле стиль һәм тормыш мәгънәсе. Ул сездән тирән һөнәри белем, даими камилләшүне, тулы фидакарьлек, зур җаваплылык, хезмәт сөючәнлек, хуҗалык зирәклеге һәм үз җиреңә чиксез мәхәббәт таләп итә.

Үз хезмәтегез белән сез Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә, димәк, икътисадны да, социаль өлкәне дә зур өлеш кертәсез. Сез продукция җитештереп кенә калмыйча, эш урыннары да булдырасыз. Ә Сезнең районның социомәдәни тормышында катнашуыгыз һәрвакыт мактауларга лаек. Сез мәктәпләргә, балалар бакчаларына, авыл җирлекләренә төрле чаралар үткәрүдә ярдәм итәсез, бу якташларыгызның аерым Рәхмәтенә лаек.

Авыр хезмәтегез, авылны үстерүгә, халык традицияләрен саклауга керткән өлешегез, аның турында кайгыртучанлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!

                                                                                                                      Теләче муниципаль районы
                                                                                                                      Башкарма комитет Җитәкчесе Н. Н. Хаҗипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев