Теләче Информ

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

«Төзәтмәләр Россияне көчәйтер, халыкка яңа мөмкинлекләр тудырыр», — диде ул.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәләл җефете Луиза ханым белән Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде. 43 нче сайлау участогы Жуковский урамында урнашкан.

«Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү һәркем өчен мөһим дип уйлыйм. Без озакка сузмыйча тавыш бирүнең беренче көннәрендә үк килеп тавыш калдырырга кирәк дип уйладык. Төзәтмәләр һәркайсы мөһим, һәркайсы кирәк дип табабыз», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, «төзәтмәләр Россияне көчәйтер, халыкка яңа мөмкинлекләр тудырыр». «Аның социаль мәсьәләләре дә күп, гаилә мәсьәләләре дә аз түгел, хезмәт хакы турында да тәкъдимнәр Конституция нигезендә теркәлә һәм гарантия булып торырга тиеш», — диде.  

Реклама

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме буенча ел башында бик җаваплы эшкә керешкәннәрен, эшче төркемдә Татарстаннан ике вәкил катнашканын искәртте. «Ай ярымнан артык ике көнгә бер Мәскәүдә җыелып, мөһим мәсьәләләрне карадык. Бәхәсләшүләр күп булды, фикерләр дә күп булды. Нинди генә тәкъдимнәр яңгырамады!» — диде. 

Ул төзәтмәләр эшче төркемдә генә түгел, Дәүләт Думасында, Федерация Советы утырышында да, төбәк парламентларында да каралганын искәртте. «Анда да сораулар, тәкъдимнәр булды. Бер фикергә килеп, бүген тавыш бирү башланды. Без үзебезне бурычлы дип саныйбыз. РФ Президенты Владимир Путинның тәкъдимнәрен исәпкә алып хуплыйбыз», — диде Фәрит Мөхәммәтшин «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавап биреп.

Ул кичә республика халкының 12 проценты тавыш бирүгә килгәнен дә әйтеп узды. РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен стационар һәм йорт яны участоклары 25 июньнән 30 июньгә кадәр көн саен 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 1 июльдә тавышны 8-20 сәгатьтә сайлау участокларында гына биреп була.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: