Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Фәррахов: Дәүләт бәхетле балачакны үзенең приоритеты дип игълан итте

РФ Конституциясенә төзәтмәләр кабул итү белән ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның конкрет проблемаларын хәл итү күздә тотыла.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Дәүләт бәхетле балачакны үзенең өстенлеге дип игълан итте, моны Россия Конституциясенә төзәтмәләрнең берсендә язды. Бу фикерне «Татарстан-24»телеканалында туры эфирда Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әйтте.

«Дәүләт үзенең югары законында балаларны тәрбияләү, Бәхетле балачак, һәркем өчен мөмкин булган белем һәм балалар өчен медицина ярдәме өстенлекле дип игълан итә. Әгәр баланың ата-анасы юк икән, гаилә юк икән, дәүләт аның алдында аерым бурычларны декларацияли», - дип белдерде Фәррахов.

Уңай динамика күренә — гаиләдән читтә тәрбияләнүче балалар саны кимегән. Әмма ятим балалар алдында  дәүләт һәрвакытта да тулысынча үтәмәүче йөкләмәләр бар, дип билгеләп үтте парламентарий. Мәсәлән, фатирлар белән тәэмин итү.

"Конституциядә без мондый декларацияне язганда, иртәгә законнар кабул ителәчәк, ә берсекөнгә барлык органнар ресурслар табарга тиеш булачак. Төзәтмә артында ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның конкрет проблемаларын хәл итү булачак», - дип белдерде депутат. Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү Чәршәмбе, 1 июльдә узачак. Бу көн ял көне булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев