Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Гыйльметдинов: Хәзерге ата-аналар белем бирү процессына кирәгеннән артык тыкшына

Ата-аналарның мәктәп программасын сайлауга бернинди катнашы юк, диде РФ Дәүләт Думасы депутаты.

Хәзерге ата-аналар мәктәптә белем бирүгә карата бик тә игътибарлы һәм алар еш кына уку программасын формалаштыру процессына кирәгеннән артык тыкшына. РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, мондый хәл булмаска тиеш.

«Элегрәк ата-аналар, балаларын мәктәпкә биргәндә, укытучыларга ышана, аларда баламны укытырлар да, тәрбия дә бирерләр дигән өмет бар иде. Хәзер вазгыять башкача. Шулай булса да ата-аналарның мәктәп программасын сайлауга бернинди катнашы юк. Мәктәп бу мәсьәләдә мөстәкыйль», — диде Гыйльметдинов #ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта ата-аналар балаларга артык эш йөкләүгә еш зарлана.

«Әгәр ата-аналар үз баласына карата законсыз таләпләр белдерелә дип саный икән, алар шунда ук шау-шу кузгата яки укытучыга карата ышанычсызлык белдерә», — дип искәртте спикер.

Гыйльметдинов белем бирү оешмасы эшчәнлеген формалаштыруга көчле йогынты ясый торган моментларны санап үтте. Моңа цифрлаштыру, мәгълүмати киңлек, төрле гаджетлар һәм дистанцион укытуга күчәргә мәҗбүр иткән пандемия дә керә.

«Без дистанцион укытуның белем бирү сыйфатында бигүк яхшы чагылыш тапмавын күрәбез инде. Әмма дөнья алга таба бара, яңа предметлар, методикалар һәм технологияләр гамәлгә кертелә. Ул чагында яхшы иде, хәзер начар дип әйтү дөрес түгел», — дип сүзен төгәлләде парламентарий. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев