Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Җиңү көне - илебезнең горурлыгы һәм хәтере

Үзәк авыл җирлегенең барлык торак пунктларында Җиңү көненә багышланган митинглар булды.

2021 елның 8 маенда Үзәк авыл җирлегенең барлык торак пунктларында обелисклар янында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган митинглар булып узды.

Җиңү көне безнең барыбыз өчен дә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булды әм шулай булып кала да. Бу изге күпмилләтле илнең бөтенхалык горурлыгы һәм хәтере, каһарманлык һәм батырлык, аерылгысыз бердәмлеге символына әверелде.

9:00 сәгатьтә митингны үткәрү урынына халык җыела башлады, сафка тезелеп, Үзәк урта мәктәбе укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, тыл хезмәткәрләре килделәр. Аларга Мәңгелек ут янында мактаулы урыннар бирелде. Митинг Мәңгелек ут яндыру белән башланып китте.үзәк авыл җирлеге башлыгы Котников В.Н., районның Баш ветеринария табибы Гарипов И.М., җирлекнең хәрби-учет хезмәткәре Гарипова Г.Р. чыгыш ясадылар. Үзәк урта мәктәбе укучылары концерт номерлары белән чыгыш ясады. Митинг веноклар салу белән тәмамланды.

Шулай ук Җиңү көненә багышланган митинг Сауш һәм Шармыш авылларында үткәрелде.

Ветераннарга сәламәтлек һәм озын гомер телибез! Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев