Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Игелекле гамәл

Янә ярдәм иттеләр


 
 “Ярдәм янәшә”! хәрәкәте кысаларында Татарстанда күп гаиләләр азык-төлек җыелмалары пакетларын алуларын дәвам итә. Шул исәптән Теләче районында катлаулы тормыш хәлендә калган райондашларыбызга өченче тапкыр азык-төлек җыелмалары белән пакетлар өләшенде. Азык -төлек тутырылган тартмада ярма, макарон, көнбагыш мае, консервлар, чәй, шикәр һәм тәм-том кергән. 
 
Ярдәм турындагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Әлеге хәрәкәт волонтерларны, зур оешма җитәкчеләрен, эшмәкәрләрне, хәйриячеләрне һәм кеше кайгысына битараф булмаган игелекле гражданнарны берләштерә. 
 
Бу пакетларны районда 233 кеше алды. Алар арасында керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк, 8 яшьтән олырак балалары булган гаиләләр, шулай ук керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган ялгыз яшәүче 65 яшьтән өлкәннәр һәм социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр алды. Моннан тыш, азык-төлек җыелмасы аз керемле гаиләдә (ата-ананың берсе алимент түләми) тәрбияләүче балаларга, опека һәм попечительлек вазифаларын бушлай башкаручы гаиләләргә тапшырыла. Шулай ук азык-төлек җыелмаларын коронавирус вәзгыяте шартларында зыян күргән эшмәкәрләр һәм үзмәшгүльләр гаиләләре, шулай ук түбән керемле гаиләләрнең балалары ала. 
 
Иске Җөри авыл җирлегендә азык-төлек җыелмаларын ияләренә җирлек башлыгы Раил Мараков тапшырды. Иске Җөри авылында яшәүче Алсу һәм Мөхәммәт Фәләхиевлар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Аларга бу көнне ике азык-төлек тартмасы тапшырылды. “Ике тапкыр инде шушындый зур ярдәмне алдык. Рәхмәтебез чиксез”, - диде гаилә башлыгы Мөхәммәт. Өч бала әнисе Алсу Ваһитова да әлеге акцияне оештыручыларга олы рәхмәтле булуын җиткерде. “Тартмага тутырылган азык-төлек сыйфатлы, бик күп”, - диде ул. 80 яшенә якынлашучы Минзифа апа Хөсәеновага да бу көнне азык-төлек җыелмасы тапшырылды. “Рәхмәт җирлек башлыгыбызга, тагын күчтәнәч алып килде. Юл акчалары белән 8 мең пенсия акчасы алам. Шуннан утка, суга, газга түлим, азык-төлекне дә шул акчага алам. Бу минем өчен зур ярдәм булды. Оештырган кешеләргә зур рәхмәт”, - диде ул чын күңелдән сөенеп. 
 
Орымширмә авылыннан Рания Зиннәтуллина: ”Карантин вакытында бик урамга чыгарга ярамады, шунлыктан зур ярдәм булды. Азык-төлек җыелмалары арасында мае да, ярмасы да, гомумән һәр әйбер сыйфатлы”, - диде ул. Һәр кеше әлеге акциягә зур өлеш керткәннәргә рәхмәтле булып калды. Зур тартма тулы азык-төлек алганга гына түгел, бүгенге тормышта үзләренә күрсәтелгән игътибарга шат иделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев