Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Игелекле гамәл

Рәхмәтле булып калдылар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә “Ярдәм янәшә!” пректына старт бирелгән иде. Игелек акциясенә республикадагы эре предприятиеләр белән бергә коммерцияле булмаган оешмалар, кече бизнес вәкилләре, иганәчеләр һәм волонтерлар кушылды. Проектның асылы коронавирус инфекциясе нәтиҗәсендә катлаулы тормыш хәлендә калучыларга азык-төлек белән ярдәм итү иде.  Шунысын да әйтергә кирәк азык-төлек пакетлары районда Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы  төзегән исемлекләр буенча таратыла. Проект кысаларында  республика районнарына йөрүче махсус машина дүртенче тапкыр азык җыелмасын  27 июнь көнне районга китерде. 

Бу көнне район буенча барлыгы  227 кешегә азык-төлек тартмасы таратылды.  Әлеге пакетны алучылар арасында керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк, 8 яшьтән олырак балалары булган гаиләләр, шулай ук керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган ялгыз яшәүче 65 яшьтән өлкәннәр һәм социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр алды.   Моннан тыш, азык-төлек җыелмасы аз керемле гаиләдә (ата-ананың берсе алимент түләми) тәрбияләнүче балаларга, опека һәм попечительлек вазифаларын бушлай башкаручы гаиләләргә тапшырылды. Шулай ук азык-төлек җыелмаларын коронавирус вәзгыяте шартларында зыян күргән эшмәкәрләр һәм үзмәшгүльләр гаиләләре, түбән керемле гаиләләрнең балалары алды.

 Алан авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Булат Хасанов   Балыклы, Алан авылларына барысы 19  кешегә азык-төлек тартмасы таратты.  Аларның күпчелеге аз керемле һәм күп балалы гаиләләр иде.  Әлеге күркәм акцияне оештырган һәм ярдәмнәрен сузган игелекле кешеләргә  алар бер тавыштан рәхмәт сүзләрен генә җиткерделәр.  Балыклы авылыннан Альбина Галимова: “Чын күңелдән район җитәкчеләренә, республика Президентына  пандемия вакытында  ярдәм күрсәткәннәренә рәхмәт”,-диде ул.

Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә 7 гаиләгә азык-төлек тутырылган тартмаларны җирлек башлыгы Ирек Заһидуллин һәм аның сәркәтибе Гөлнара Мөхәммәтҗанова тапшырды. Әлеге җирлектә дә “Ярдәм янәшә!”   акциясе хакында җылы фикерләр генә ишеттек.  Уйламаган, көтмәгән җирдән азык-төлек  тартмалары бирделәр.  Авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллинга, аның сәркәтибе Гөлнара апа Мөхәммәтҗановага рәхмәт. Көнендә өйгә алып  килеп тапшыралар. Республика җитәкчеләренә рәхмәтебез чиксез”,- диде Олы Кибәхуҗа авылыннан 3 бала әнисе  Айсылу Мөлекова. Дүрт бала тәрбияләүче  Рафил,  Рәфилә Хуҗиннар гаиләсе дә алда әйтелгәннәрне тулыландырды. Тартмаларны бай итеп тутырганнар, азык-төлек сыйфатлы”,- диде гаилә башлыгы. Казаклар авылыннан Ландыш Әскәрованың фикере белән дә кызыксындык.   “Азык-төлек җыелмалары пакетына майонез, белән  кетчупка  кадәр салганнар.  Ниләр генә юк.   Әлеге акцияне оештыручыларга, үзләреннән өлеш кертүчеләргә  нинди генә рәхмәт әйтсәк тә, аз булыр кебек”,-диде ул.   

  Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев