Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Игътибар-балалар!» профилактик чара старт ала

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

2021 елның 17 маеннан 3 июненә кадәр Татарстан Республикасында балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан «Игътибар-балалар!» дип исемләнгән профилактик чара старт ала.
2021 елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 124 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 6 бала һәлак булган һәм 128 кеше яраланган (АППГ – 92-4-102).
Статистик мәгълүматларны анализлау күрсәткәнчә, 16 яшькә кадәрге балалар катнашында булган барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бере җәйге айларда бара. Әйтик, 2020 елның июнь-август айларында 166 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 1 бала һәлак булган (2020 елда барлыгы 9 бала үлгән) һәм 173 бала зыян күргән. Ел дәвамында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саныннан 35,6% тәшкил итә.
«Игътибар-балалар!» чарасы кысаларында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе тарафыннан оештырыла:
- балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән машина йөртүчеләрне тикшерү буенча чаралар;
- җәяүлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча чаралар;
- яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру буенча чаралар;
- балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр, алар барышында мондый фактлар турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен мәгариф оешмаларына җибәреләчәк;
- Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында юлларда балаларның куркынычсыз үз-үзен тотышы мәсьәләләре буенча ата-аналар җыелышлары;
- сәламәтләндерү лагерьларында балаларда юлларда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен ныгыту буенча конкурслар, викториналар һәм башка чаралар.


Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Ата-аналар үз балаларының куркынычсызлыгына җитди карарга тиеш. Балалар үзләре өчен куркыныч тудыручы урыннарда, шул исәптән юл янында да, караучысыз калмауны кайгыртырга кирәк. Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә 7 яшьтән кечерәк булган балаларны җиңел автомобиль һәм йөк автомобиле кабинасында йөртү, аларның конструкцияләрендә куркынычсызлык каешлары яки куркынычсызлык каешлары каралган һәм ISOFIX балаларны тотып тору системасы балаларның авырлыгына һәм үсешенә туры килә торган махсус системаларын (җайланмаларны) кулланып башкарылырга тиеш. Шуның белән бергә, Дәүләт автоинспекциясе балаларны балалар утыргычында хәтта 7 яшькә җиткәч тә йөртергә киңәш итә.
Исегездә тотыгыз: балалар-юл хәрәкәтендә иң якланмаган катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев