Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Ике бала кызуда машинада уйнаганда һәлак булган

Тикшерү комитеты Каменск районында автомобильдә кызуда уйнаган ике баланың үлеме факты буенча җинаять эше кузгатты.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2021 елның 3 июлендә ике кыз, 2017 һәм 2019 елгы, Каменск районында үз яшәү урыны буенча ишегалды территориясендә уйнаганнар, анда мөстәкыйль рәвештә йорт янындагы автомобильгә кереп утырганнар. Соңыннан балаларның әнисе, аларның юклыгына игътибар итеп, эзләнә башлый, әмма балаларны тапмыйча, полиция органнарына хәбәр итә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре килгәч, балалар ишегалды территориясендә торган автомобильдә табылган, медицина хезмәткәрләре аларның үлемен ачыклаган», — диелә хәбәрдә.

«Кече яшьтәге балаларның үлеменең башлангыч сәбәбе югары атмосфера температурасы тәэсире» дип аныклана. Җинаять кодексының 109 маддәсенең 3 нче бүлеге, ягъни «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» буенча  җинаять эше кузгатылган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев