Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Илсур Һадиуллин: «Мәктәпләрне ябып, дистанцион укыту формасына күчмәячәкбез»

Булачак уку елында «12 кат» проекты кысаларында нинди яңалыклар көтелә, бу хакта «Татар-информ» баш мөхәрриренә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.

Яңа уку елында мәктәпләрдә тәрбиягә күбрәк игътибар биреләчәк. Һәм 1 сентябрьдән тәрбия буенча эш программалары барлыкка киләчәк, элек андый нәрсә юк иде. Шулай ук 2021-2022 уку елында республиканың барлык мәктәпләрендә дә яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү тулысынча тәмамланачак. Алар инде кабул ителгән һәм 2022 елның 1 сентябреннән эшли башлаячак. 

Мәктәпләрдә шулай ук Роспотребнадзор таләпләре дә үтәләчәк. 1 сентябрьдән мәктәпләрне ябарга, дистанцион укуга күчәргә планнарыбыз юк. Иң катлаулы вакытта да без мәктәпләрне япмадык, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, дәресләр уздырдык. Мәктәпләрдә агымнар кисешмәде, көн саен термометрия үткәрелде. Бездә бу процесс җайга салынган.

Бу уку елында укучыларны тагын ни көтә? Бу хакта Татар-информга ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев