Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Җирле үзидарә көне уңаеннан безнекеләр бүләкләнде

21 апрель көнне Казан Кремлендә Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.

Җирле үзидарәләр көне уңаеннан район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, Баландыш авылы җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин, Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров республика күләмендә узган бәйрәм тантанасында катнашты. Әлеге чарада Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов, Әбде авыл җирлеге башлыгы Нияз Рахматуллин мәдәни программада катнаштылар.

Республика күләмендә үткәрелгән “Иң яхшы үзидарә җитәкчесе - Профсоюз социаль партнеры” номинациясендә район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, “Иң яхшы җирлек башлыгы” номинациясендә Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин дипломга, Үзәк авыл җирлегендә әйдәп баручы белгеч Гөлсирин Тимербаева, “Электрон хуҗалык кенәгәсе” мәгълүматианалитик системаның авыл җирлеге эшчәнлегендә нәтиҗәле файдалану номинациясендә җиңү яулап, Рәхмәт хатына, акчалата бүләккә ия булды.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм җирле үзидарә үсешенә керткән өлеше өчен Иске Җөри авыл җирлеге сәркатибе Раилә Хайруллинага Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев