Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Ишле гаилә баласы

Ипле, күндәм, шул ук вакытта, кирәк чакта, үз сүзен өздереп әйтә ала торган егет!

Саба районының Югары Шытсу авылында туып үскән, бүген Теләче авылында гомер итүче, озак еллар дәвамында җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтендә (әлеге оешма төрле елларда төрлечә атап йөртелде) төрле хезмәтләр башкарган, бүген баш инженер вазифасында эшләүче һәм шушы көннәрдә үзенең 60 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Нургаяз Нурмөхәммәт улы Дәүләтшинның үзенә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп, намус белән башкаруы, гаҗәеп дәрәҗәдәге төгәллеге, пөхтәлеге һәм эшсөючәнлеге ишле гаиләдә туып үсүдән киләдер. Боларга өстәп, җаваплылыгы чикләнгән “ Теләче Агро” ширкәте директоры Хәйрулла Хәсәншин героемның ышанычлы белгеч, гаять дәрәҗәдә ярдәмчел кеше булуын да әйтеп узды. Әти-әниләре - кайчандыр Саба районының “Беренче Май” колхозы техникасын ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итеп торган, ындыр табагы мөдире кебек вазифаларны башкарган Нурмөхәммәт ага белән кырчылык бригадасында хезмәт куйган Тәслимә апага әз дә, күп тә түгел, унбер бала була алар. Бүген туганнарның тугызы исән-сау. Кызганыч, энеләре Вахит белән Латыйп вафат булганнар. “Исән туганнар белән тыгыз элемтәдә, кунакка йөрешеп, дустанә һәм бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез. Алар, инде гүр ияләре булган әти - әниебез кебек, һәрвакыт күңелнең түрендә”, - ди бу хакта ассызыклап Нургаяз әфәнде Табигый ки, иң өлкән бала буларак, гаиләдә эне-сеңелләрен карап, тәрбияләп үстерү, кыскасы, тәрбияче вазифасы Нургаяз җилкәсенә төшә. Нургаяз Нурмөхәммәт улының җитәкчеләр, хезмәттәшләре белән уртак тел табып эшләү сыйфатлары, бәлкем, әнә шуннан да киләдер. Кемнән генә сорама, аның турында: “Ипле, күндәм, шул ук вакытта, кирәк чакта, үз сүзен өздереп әйтә ала торган егет!” - диләр. Хезмәтем буенча аның белән үземә дә еш очрашырга, аралашырга туры килә. Мисал өчен, язгы, көзге айларда районыбыз хуҗалыкларында даими үткәрелеп килүче үзара тикшерү вакытында комиссия әгъзалары аның төпле, тормышның үзе тарафыннан расланган фикерләренә таянмыйча калмыйлар. Күпчелек очракта тәҗрибәле, үз эшенең остасы булган белгечнең фикерләре хак булып чыга. Хезмәттәге беренче чирканчыкны ул өлкән сыйныфларда укыганда ындыр табагында хезмәт куеп, соңрак, комбайн ярдәмчесе булып эшләп ала. Әлеге тәүге хезмәт чыныгулары аның күңелендә техникага мәхәббәт уята да инде. Икшермә урта мәктәбен тәмамлагач, ул Казанда автомәктәптә шоферлыкка укый. Аннары, армия еллары… Биредә ул тимер юл гаскәрләре составында юллар төзүдә катнаша, сержантлар әзерли торган мәктәптә укый, соңрак взвод белән идарә итә. Армиядә алган чыныгу, тормыш тәҗрибәсе, ныгыган уй-фикерләр аны Лаеш совхоз-техникумына инженер белгечлегенә укырга китерә дә инде. Биредә колхоз стипендианты буларак төпле белем алгач, туган хуҗалыгына эшкә кайта. Башта яшь белгечкә ындыр табагын ышанып тапшыралар, мөдир итеп билгелиләр. Аннары, Елыш авылында кырчылык бригадасы бригадиры вазифаларын башкара. Нәкъ менә биредә эшләгәндә яшь егет күңелендә авылга фельдшер булып эшкә килгән Урта Мишә авылы кызы - Миңнегөлгә карата мәхәббәт хисләре уяна. Дүрт ел дуслашып йөргәннән соң алар 1988 елның 26 августында гаилә корып җибәрәләр. Бу вакытта Нургаяз әфәнде район “Сельхозтехника” берләшмәсенә эшкә тәэминатчы булып урнашкан була. Бу елларда, ягъни директор булып Мәүлетҗан Гатиятуллин эшләгән чорда, район “Сельхозтехника” берләшмәсе районда гына түгел, республикада Т-150К тракторларын бик яхшы сыйфат белән ремонтлый торган, дан-шөһрәт казанган, бик көчле үзәк иде. Әнә шушы данлы коллективта тәэминатчы булып эшли башлаган Нургаяз әфәнде, төрле елларда авыл хуҗалыгы машиналарын дефектлаучы, остаханә мөдире, авыл хуҗалыгы машиналары өчен җаваплы идарәче вазифаларын башкара. Бу елларда оешманың исеме дә аз алышынмый: “Вамин - Теләче”, “Теләче Агро”... Исеме үзгәрсә дә, җисеме шул кала. Төп максат: игенчелек, терлекчелек тармагы аша авылдагы, райондагы яшәешне тәэмин итү. Минемчә, үз эшенең остасы булган Нургаяз кебек фидакарь затлар аркасында әнә шул олугь максатка ирешелә инде. Аның намуслы һәм фидакарь хезмәте узган ел ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. Моннан тыш, хезмәт итү дәверендә, тырыш хезмәте өчен Нургаяз әфәнденең күп тапкырлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының, Теләче муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәне булды. Эш, дөнья мәшәкать ләре белән йөрәк эшләре һәм гаилә мәшәкатьләрен дә онытырга ярамый. Бу дус-тату гаиләдә, үзләре төзегән күркәм йортта ике кыз - Айгөл белән Гөлинә тәрбияләнеп үсә. Төбәкара диагностик клиника үзәгендә табибә булып эшләүче Айгөлнең дә, республика клиника хастаханәсендә кадрлар бүлегендә хезмәт куючы Гөлинәнең дә бүген үз гаиләләре бар. Кызларның берсе әтиәнисен онык сөю бәхетенә дә ирештергән. - Әти-әни кечкенәдән хезмәт сөяргә, яхшылыкны яманлыктан аерырга өйрәтеп үстерде. Үзебез дә алар үрнәгендә хезмәт сөйгән парлар табарга тырыштык. Матур итеп, бердәм булып, гөрләшеп яшибез. Алар өчен горурлык хисләре кичерәбез. Еш кайтып йөрибез. Әле дә озак еллар безне, тигез гомер белән, җылы канат асларында туплап яшәргә язсын, - ди Нургаяз әфәнденең кызлары Айгөл белән Гөлинә бертавыштан. Амин шулай булсын. Кызларның теләкләренә без дә - күпсанлы укучыларыбыз белән бергә ихлас кушылабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев