Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Иске яңа Ел

Яңа ел тамашалары гөрләде Искечә Яңа ел – 13 гыйнвардан 14енә каршы төндә иске стиль буенча билгеләп үтелүче рәсми булмаган популяр бәйрәм. Баландыш авылла халкы аны 11 гынвардан 12 сенә каршы кичтә бәйрәм итте. Әйтергә кирәк, бу җирлектә дә аны күңелле каршы алдылар, гөр килеп күңел ачтылар. Моның өчен урамда искиткеч уңай һава торышы хөкем сөрде.


 Җирлектә дә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов халыкны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Баландышта тамашаны алып баручы яшь парлар Марсилә һәм Ильфир Искәндәровлар, җирле җырчы егет Илфар Галимуллин, Теләчедә район мәдәният хезмәткәрләре, сәхнәдә чыгыш ясаган һәркем тамашачыларга күңелле булсын өчен тырышты. Кыскасы, Казаннан килгән кунаклар да калышмады, үзебезнекеләр дә җырлатты-биетте.
11 гыйнвар көнне Баландыш авылында  узган Искечә Яңа елны каршылау тамашалары турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белергә мөмкин.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев