Теләче Информ

Изгеләр хуҗасыз булмый...

“Халкым минем” газетасының ¬¬¬¬¬¬¬¬¬2018нче елгы саннарында Татарстан республикасы Теләче районы Олы Нырсы, Кече Нырсы, Бичер авыллары янында урнашкан “Зөлката” Изгеләр зираты, Изгеләр чишмәләре турында мәкаләләр басылган иде. Әлеге тема халык арасында зур кызыксыну уятты һәм дәвамын көтеп калды. Бу вакытта әле “Зөлката” зираты нык ташландык хәлдә иде. Халык күңеле белән әлеге халәткә нык борчылса да, кул белән эшләнгән хезмәтләр бик аз иде. Кемдер килеп төзәтәсе җирен төзәткән, ауган рәшәткәләрен терәтеп куйган, кемдер чишмәдәге ташларны, агачларны алып куеп, су юлын чистарткан. Әмма “Зөлката”ны тергезер өчен бу эшләр генә җитешми иде шул.

Нәсел җебем - Бичердән

Күп еллар дәвамында Изгеләр зиратын карап, тәрбияләп, чистартып торган Нурмөхәммәт абый вафатыннан соң, “Зөлката”ны караучы булмады. Зиратта утыртылган каеннар картаеп, сынып, аудылар. Зөлкатага  баручы юлларга аркылы төшкән агачлар изгеләргә дога кылырга дип килгән кешеләргә биредә йөрү бик куркыныч тудырды.  Шушы төбәктә яшәүчеләрнең тулаем җыелышып, җиң сызганып, бердәм булып эшне башлаулары бик кирәклеге нык сизелә иде. Шушы “Зөлката” Изгеләр зиратына якын булган Олы Нырсы, Кече Нырсы, Бичер авылларында яшәүче җирле халык һәм чыгышлары белән шушы авыллардан булып, читтә яшәүче ир-атлар узган ел июнь аенда Өмә көнен билгеләп, Изге урыннарны чистартырга алынды. Өмәдә 80гә якын кеше җыелган иде. “Зөлката”ны ничек тә торгызырга кирәк, ата-бабаларыбыз гасырлар дәвамында саклап килгән Изгеләр зираты, Изгеләр чишмәләрен киләчәк буынга төзек хәлдә җиткерергә кирәклеге өмәдә катнашкан һәркемнең күңелендә иде. Бу көнне биредә күмәк көч белән күп эшләр башкарылды һәм киләчәккә төзекләндерү буенча планнар корылды.

Шушы өмәдә катнашканнан соң, нәсел җебе белән Бичер авылының хөрмәтле Сәлмән хәзрәт оныгы  булган Габделфаяз Габделәхәт улы Ханов, Изгеләр зиратын тотып алыр өчен 100 данә баганалык торбаларны декабрь аена кадәр кайтартырга  Аллаһы Тәгалә насыйп итсен, дип вәгъдә итте.

Габделфаяз абый сөйләгәннәрдән:

-“ Минем әти Габделәхәт Госсаметдин улы Ханов үзвакытында Балык Бистәсе районының Кече Укмас авылында мулла булып торды. Ул шунда туып-үскән. Аның әтисе Госсаметдин Мөхәммәтхан улы Ханов тумышы белән Бичер авылыннан. Госсаметдин бабамның атасы Мөхәммәтхан, анасы Сәхипкамал булган. Сәхипкамал әбинең атасы – Ногман улы Сәлмән бабай була.

Бабам Мамадыш районы Сөн авылында туган, шунда яшәгән кеше. Ул ике тапкыр җәяүләп  Хаҗга барып кайткан. Аны Бичер авылына мулла итеп билгелиләр. Ул һәр көнне биредә Изгеләр зиратына бара торган була. Әлеге тарихи урыннарда бер мөселман отряды туктаган булган. Арада бер сатлыкҗан сатылып, нәтиҗәдә бар отрядтагы кешеләрне суеп күмгәннәр, дип сөйли иде. Зират кырыендагы кечкенә өйдә үземнең дә намаз укыганым бар. Укыганда, артта кешеләр басып торган шикелле була.

Элек-электән Изгеләр зираты янәшәсендәге чишмәләргә көмеш, бакыр акчалар салалар иде. Советлар заманасы вакытында бабам чишмә төбеннән әлеге акчаларны  җыя иде дә, Бохара шәһәренә шәкертләргә җибәрә иде. “Урынына урнашырга тиешле акчалар бу. Әлеге акчаларны бары безнең нәсел кешеләре генә алырга тиеш”, - дип әйтә иде. Бабамның бирегә килеп, миңа 7 яшьләр чамасы булгандыр ул вакытта, тәхарәт алып, намаз укыганыбыз истә калган. Бохарадан ел саен гарәп телендә чыккан еллык календарь кайта иде.

  Сәлмән бабам Бичер авылы зиратында күмелгән. Ел саен җәй көне без туганнарыбыз белән аның каберенә кайтабыз. Шулай ук, Балык бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылында җирләнгән безнең Идрис хәлфә бабай кабере дә бар, аңа да дога кылып киләбез. Бабам Хәлфә бабайны “безнең” бабай дип сөйли иде чөнки. Аның каберенә барган саен, Хәлфә бабайның кабере үскән дип сөенеп кайта иде. Ул изге кешеләрнең каберләре киңәя, үсә, дип аңлата икән”.

 

Мин дә Сәлмән нәселеннән...

Сәлмән бабай нәселеннән булган Габдерәүф кызы Хәлимә апа Дәүләтшина (кыз фамилиясе Шиһапова), 1930нчы елгы, сөйләгәннәрдән:

-“Әнием Әминә абыстай тумышы белән Бичер авылыннан. Питрәч районы Татар Казысы авылына кияүгә чыккан. Әтием Габдерәүф Татар Казысы авылының иң беренче укытучысы булган. Әнием Бичер авылы мулласы Сәлмән хәзрәтнең Сәхипкамал исемле кызының кызы. Бичер авылына, Изгеләр зиратына, Олы Нырсы авылында урнашкан кибеткә әни белән җәяү бара торган идек. Барган саен, изгеләр чишмәләреннән шифалы су алып кайта идек.

Сугышка кадәрле Изгеләр зиратын җирле халык хайваннар кермәсен өчен, урыны билгеле булсын дип казып чыкканнар. Тик ул елдан-ел җимерелеп килгән. Бөек Ватан сугышы башлангач, берәү, Нырсы яки Бичер кешесе булырга тиеш, сугышка киткәндә “Исән-сау шушы сугыштан әйләнеп кайтсам, Изгеләр зиратын тотып алыр идем”, - дигән. Берлинга кадәр барып җиткән, исән-сау әйләнеп кайткан.

Сугыштан соң да бик авыр еллар булды ул чорда. Сугыш вакытында да, сугыштан соң да авыл халкының ничек яшәгәне белән кызыксынучы булмады. Бу кеше Изгеләр турында гел уйлап йөри, ләкин мөмкинлеге булмый, эшне ничек башларга белми. Шуннан, ул төш күрә. Төшендә: Син әйткән әманәтеңне кайчан үтисең?- диләр. Аның бик эче поша, эшне әкренләп башлый. Бераз вакыт үткәч, тагын шулай дип кергәннәр төшенә. Шуннан эшкә ныклап алынган, аңа инде бөтен Бичер, Нырсы авылы халкы кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Зур бит ул Изгеләр зираты. Рәшәткә белән тотып алганнар. Хәзер инде алар да,  череп авып беткәннәр. Сугыштан соң ничәнче еллар булгандыр инде, анысын төгәл әйтә алмыйм.

Сәлмән бабай турында да истәлекләрем бар. Безнең бабай бирегә  мулла булып урнашканчы, бер шәкертне мулла итеп җибәрәләр. Әни сөйләве буенча, бер бабай: “Менә монда изгеләребез бар. Сине шунда алар белән таныштырырга алып барыйм әле”, дигән. Алып киткән Изгеләргә. Изгеләр зираты авылдан бер чакрымнар бар ул, артыграк булмаса. Бабай алдан бара икән, бу моның артыннан бара. Барып җиткәннәр, зиратка кереп киткәннәр. Зиратның урта бер җиренә җиткәч, теге шәкерт әйткән, “Бабай, бабай, туктап тор әле. “Нәрсә булды?” дип сораган бабай. Күзләре сукырайган моның. “Минем күзләрем күрми,  томаланды, бернәрсә дә күрмим, дигән. Шулай итеп, бабай аны җитәкләп алып чыккан, җәяү кайталар икән сөйләшә-сөйләшә. Мулла булып укып чыккан шәкертнең дә күңеле дөрес булмаган булып чыга. Кайтканда, моның күзләре ачыла, күрә башлый. “Бабай, сез мине кыстый күрмәгез монда калырга, изгеләр мине кабул итмәделәр”, дип бу яклардан китеп бара. Аның урынына безнең Сәлмән бабайны мулла итеп куялар.  Сәлмән бабайны Бичердә бик яраталар, хөрмәт итәләр. Авылы кечкенә булса да, Изгеләре кызыксындыра, дип әйтә торган булган ул үзе. Ул һәр көнне Изгеләр зиратына таягына таянып, язгы-көзге пычраклар дип тормый, барып кайта торган була. Йоклап ял итеп алган чаклары да булгалый. Шулай бервакыт ул төш күрә, төшендә аваз ишетә:

Агачның башын киссәң, төбе калыр,

Берәүнең бере үлсә кеме калыр,

Берәүнең бере үлсә бер калыр

Берәүнең бере үлсә кеме калыр.

Ул шул елны вафат була. Сәлмән бабай вафатыннан соң, нәсел дәвамчылары уллары булмагач, төп йортта Сәхипкамал исемле кызы кала. Ул Бичер авылы кешесе Мөхәммәтханга кияүгә чыга. Бер көнне аларга бер бабай килеп керә. Сәхипкамал өйдә үзе генә була, капланып кына хәер бирә. “Кызым, синең улың туар, Сәлахетдин исеме кушарсыз”, дип әйтә бабай. Ул ишектән чыгуга, юк та була. Чыннан да, аларның уллары туа, аңа Сәлахетдин исеме кушалар һәм ул киләчәктә Бичер авылының  өшкерүче, алдан күрүче мулласы  була. Теге вакытта Сәхипкамал авырлы чакта килеп кергән бабай, күрәсең, Хозер Ильяс булгандыр. Авыртып киткән татар, урыс, керәшен халкы сихәт алыр өчен Сәлахетдингә киләләр һәм шифаланып китәләр.

Бүгенге көндә дә Бичер авылында Сәлмән бабайның төп йортында нәсел дәвамчылары, Сәлахетдин кызы Нурсәгыйдә апа һәм аның улы Ильяс абый гаиләсе яши.

 

Без шуның белән яшибез...

Изгеләр темасы буенча эзләнүләр елдан-ел дәвам итә. Эзлекле тикшеренүләр, күпсанлы сорашулар, биһисап кешеләр белән әңгәмәләр нәтиҗәсендә шунысын әйтә алам, Зөлката күпләрнең күңелендә яши. Кайберәүләрнең хәтта нәсел чылбырлары да шуңа бәйләнгән. Биредә халкыбызның үрнәкләре булган биһисап гореф-гадәтләр сакланган. Дини билгеләр ачык күренә. Гасырлардан-гасырларга күчеп, йолаларыбыз сакланып килгән. Әлеге тема елдан-ел киңәя һәм күп кенә булган сорауларга җаваплар табыла бара. Истәлекләрне барлау өчен без узган ел Бичер авылына юл тоттык. Шушы авылда гомер иткән 81 яшьлек Фирдәүсә апа  Мингазова безгә түбәндәгеләрне сөйләде.

  • “ Без шуның белән яшәдек. Мин, Разыя апа, Нурсабак апа һәр елны авыл халкы җыеп биргән акчага алтышар, җидешәр корбан чала идек. Шуны анда чалып, Разыя апаларда җидешәр фляга аш пешереп,  Изгеләргә алып бара торган идек. Анда якын-тирә авыллардан кешеләр бик-күп килә иде.  Яңа Арыш авылыннан да дөнья халык җыелыр иде. Мәйдан хәтле генә булмас иде! Калганын Разыя апа белән ашка килә алмаган карт-карчыкларга таратып йөрер идек. Изгеләр зиратындагы каберлекләрне порошок белән ялт итеп юып тора идек. Менә шулай итеп хезмәт иттек Изгеләргә, Аллага шөкер ул вакытларда”.

Бүгенге көндә Изгеләр зиратының начар хәлдә булуына борчылучылар бар. Бичердә яшәүче Фирания апа, Хатыйп абый Җамалиевлар әнә шундыйлардан булып чыкты. “Бик аяныч хәлдә бүген Изгеләр, ташландык хәлдә. Элек нинди авыр вакытларда да мондый ташландык хәлдә түгел иде ул. Аның һәрвакыт караучысы булды, - ди алар. – Изгеләрнең бу халәттә булуына нык борчылабыз. Кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз. Ел саен барып, чишмәләрен чистартып торабыз, һәрвакыт Зөлкатадагы шәехләргә дога кылабыз. Элекке вакыттагы әкияти халәтен кайтарасы килә... Ләкин моның өчен күмәкләшеп өмә үткәрергә кирәк. Күп кеше һәм техника кирәк. Әлеге чарага Бичер генә түгел, Олы Нырсы, Кече Нырсы, хәтта башка авыллардан да киләчәкләр бит”.

Фирания апаның күңел борчылуларын авыл халкы ишетте, Өмә үткәрү тәкъдимен яшьләр хуплады һәм җәй көне зурлап Өмә үткәрелде. Фирания апа тырышлыгы белән биредә узган җәй Коръән ашы да уздырылды. Өмәдә катнашучылар гаиләләре белән, Зөлкатага битараф булмаган һәркем бирегә килеп, дога кылып, корбан итеннән авыз итә алды.

Шушы Өмә, Изгеләр ашлары бик күпләрне изгелеккә этәрде. Быел җәй тагын Зөлкатага кайттык. Биредә шулкадәр күп эш башкарылган, күз чишмәсе өр-яңадан каплаулы итеп төзекләндерелгән, чишмәләргә алып баручы сукмаклар яхшы итеп, баскычлап эшләнгән, зират эчен чистарту эшләре дәвам итә, баганалар утыртылып, күп өлеше инде тотыла башлаган. Шуны күреп күңелләребез сөенде. Димәк, саваплы эшләр дәвам итә. “Зөлката” Изгеләр зираты, Изгеләр чишмәсенә сукмагыннан халык өзелми. Бирегә туган ягын сагынып кайткан, ата-бабалар гореф-гадәтен саклап, Изгеләргә юл тоткан, шифалы чишмә суларына дип килгән һәркем бу изге урыннарны төзекләндергән,  вакытын багышлаган, көчен керткән кешеләргә чын күңелләреннән рәхмәт укыйлар. Киләчәктә дә бу изге урыннарыбызны онытмыйча, саклап-барлап, барыбызга да төзекләндерүдә катнашып, ярдәм итеп, изге чишмә суларыннан сихәт табып, төзек хәлдә киләчәк буыннарыбызга тапшырырга язсын. Изгелекне күреп үскән яшь буыннар тәртипле, күркәм холыклы, игелекле, шәфкатьле булыр.  

Рамилә Нотфуллина, Казан.

 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: