Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кабак үстерүче Равия апа

Кайчандыр бакча тутырып бәрәңге үстергән кешеләр бакчаларының бер өлешенә кабак утырта башлады.

Түбән Саурыш авылында да андый гаиләләр байтак. Шундыйларның берсе Тимергалиевлар гаиләсе кабакны дистә елдан артык утырта икән. Тәмле, витаминга бай кабак белән үзләре генә сыйланып калмыйлар. Туган-тумачага да байтак өләшәләр. Зур-зур, сусыл кабакларны таратып, ашап кына да бетерә торган түгел, Равия апа аны терлекләргә ашата. Быел да аның бакчасында кабак уңган. Ел саен кабак үстереп остарган Равия апа Тимергалиева:

- Кабак үстерүдән дә җиңеле юк. Орлыгын җиргә суны күп итеп сибеп утыртам, өйдә кәлшә тишелдереп алып чыкканым юк, бер елны да начар уңыш алмыйм. Ходай бирсә була. Авылдашларымның да кабаклары уңа, - диде ул.

Аның бакчасында нинди генә кабаклар юк. Яшеле, сарысы, башка төслесе дисеңме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев