Татарстанда киләсе атнада чәршәмбе, 7 октябрьдә хәбәр итү системаларын планлы тикшерү узачак. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Соңгы тапкыр ТР да хәбәр итү системасын мартта тикшерделәр.
Шулай итеп, тикшерү 10:40 сәгатьтә башта республика дәрәҗәсендә, аннары муниципаль дәрәҗәдә (10:44) булачак, ә 10:43 тә ТВ һәм радиодагы эфир "Барыгызга да игътибар!" хәбәре белән алмаштырылачак.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында сиреналар тавышын ишетү турында хәбәр итү кирәклеге юк, дип кисәттеләр.
Нет комментариев