Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Каен суы: файдасы күп, зыяны да бар, диләр...

Аллергия белән интегүчеләр каен бөреләре ачылуны котлары чыгып көтә, ә калганнар өчен иртә яз – үзе бер ләззәт. Халык каен суы җыярга ашыга. Файдасы турында күп сөйлиләр. Зыяны да бар диләр. Әйдәгез, һәммәсен ачыклыйк әле.

Каен суының составы

Эчемлектә майлар һәм аксымнар юк, углеводлар гына анда. Витаминнар комплексы да җитәрлек. Составында аскорбин кислотасы күп. Шулай ук В-группа витаминнары өстенлек итә. Каен суындагы натрий, тимер, калий, фосфор, магний, фтор һәм кальций күп авыруларны кисәтергә булыша. Шулай ук кремний, бакыр, титан, барий, марганец та күпмедер күләмдә бар анда. Лимон кислотасы, глюкоза, фруктозадан каен суы әчкелтем-баллы тәмдә. 10 грамм суда нибары 24 ккал бар. Диетик ризыкларда еш кулланалар.

Каен суының организмга тәэсире

*организмның саклану үзлеген ныгыта;

*азык үзләштерүне яхшырта;

*кан басымын нормага сала;

*канның циркуляциясен тизләтә, канны чистарта;

*кышкы «йокы»дан соң витаминнар җитмәү белән көрәшә;

*стрессны, хроник аруны киметә;

*озакка сузылган депрессияне җиңәргә булыша;

*йокыны яхшырта, кәефне күтәрә;

*хатын-кызларда менопаузаны җиңеләйтә;

*күрем вакытында мускул тукымасындагы спазмаларны бетерә;

*ирләрнең потенциясен көйли;

*йөрәк эшчәнлеген ныгыта;

*онкологик авыруларга каршы торуны арттыра;

*бөерләрне, үт һәм сидек куыгын, бавырны чистарта;

*холестеринны чыгара;

*ябыгырга булыша;

*яралар төзәлүгә ярдәм итә;

*тырнак, чәч, тән тиресен яхшырта.

Балалар өчен каен суы

Балаларга каен суын эчертү файдалы. Составы гомумныгыту эффектына ия. Ул организмны сезонлы авитаминоздан, вирус инфецияләреннән саклый. Кечкенә балалар төрле авыруларга тиз бирешүчән. Шуңа рационга каен суын кертергә кирәк. Әз-әзләп биреп, баланы яңа продуктка ияләштерегез. Яз җитү белән яшь ярымлык балаларга бирергә ярый.

Йөкле хатыннарга каен суы

1. Каен суын даими эчеп, көчле токсикоздан котылырга мөмкин.

2. Каен суы гипотоникларга да, гипертоникларга да килешә.

3. Шешенүгә каршы яхшы чара. Ул варикоздан саклый.

4. Авырлыкны нормада тота, артык килограммнар җыярга ирек бирми.

5. Лактация чорында каен суы эчегез, балага имезә торган сөтегез сыйфатлы булыр.

6. Каен суының файдалы сыйфатлары озаграк саклансын өчен аңа йөзем, канәфер, карлыган яфраклары кушалар.

Каен суының зыяны

1. Каен бөреләренә аллергиясе булган кешеләргә каен суы эчү тыела.

2. Консервланган каен суы шикәр авырулыларга зарарлы.

3. Бөерегез авыртса, башта табиб белән киңәшегез.

4. Промышленность объектлары, автотрассалар янындагы каеннардан алынган суны эчәргә рөхсәт итмиләр.

5. Ашказаны авыртучыларга, бөерендә таш йөртүчеләргә каен суын эчүдән тыелырга кирәк.

Каен суы нинди очракта дәва була ала?

1. Тамак авыртканда, ангина вакытында, йөткергәндә бераз җылытылган каен суы файдалы.

2. Авыз куышлыгын дәвалау өчен яхшы. Кариес вакытында тешне чайкаталар. Теш эмаленә уңай тәэсир итә.

3. Авыртуны баса торган күп даруларны алыштыра ала.

4. Салкын тигәндә, аеруча томау вакытында көнгә 1 стакан эчәргә киңәш итәләр. Температура булганда да булыша.

Чыганак: Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X