Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“Капка төбе гөлләргә күмелгән”

Теләче Информ мәгълүмат үзәге яңа бәйге игълан итте.

Узган айны без Теләче Информ мәгълүмат үзәге инстаграм аккаунтында “Мин җәйне ничек үткәрәм” дигән конкурс оештырып җибәргән идек.

 Ул тиз арада теләчелеләрнең яраткан сәхифәсенә әверелде, конкурста күпләгән бала катнашты, инстаграм битенә язылучыларыбыз катнашучыларның яңа видеоларын көтеп алдылар. 

Ә бу айда без “Капка төбе гөлләргә күмелгән” конкурсын башлап җибәрәбез. Чөнки райондашларыбыз арасында матур кап төпләре белән аерылып торучылар да аз түгел. Сездән конкурска матур капка төпләре фотоларын көтеп калабыз, хөрмәтле райондашлар! Иң күп комментарий һәм лайк җыйган фото авторы җиңүче булачак һәм бездән истәлекле бүләк алачак. Җиңүче йортта яшәүче хуҗалар турында язмабыз газета битендә дә урын алачак.

Фотоларны һәм үзегез турында кыскача мәгълүматны (исем һәм фамилия, кайсы авылдан) безнең WhatsApp номерына җибәрегез 8-917-397-55-80. 

Конкурска фотолар кабул итү вакыты 5 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев