Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Казаклар авылында Яңа ел бәйрәме

29  декабрь көнне Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенә кергән Казаклар  авылында Яңа ел бәйрәме узды. 

Мәдәният йорты янында урнашкан чыршы янына олысы да, кечесе дә килде. Күрше авыл халкы да бәйрәмне  рәхәтләнеп тамаша кылды. Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин бәйрәмгә килүчеләрне Яңа ел бәйрәме белән котлады.  Тамаша кызыклы уеннар, авыл үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды. Тамада коймак чыжылдады", шашлык пеште, самоварларда чәй кайнады.    Балалар таудан шуып кинәнде.  Авылның мәдәният йортында  барлык саклык чараларын күреп лоторея уены үткәрделәр. Лоторея алган бер генә кеше дә бүләксез калмады.  Казаклар  авылының һәр кешесе бәйрәм  матур үтсен өчен үзеннән өлеш керткән.   Бу көнне күңелле чараны оештырган Казаклар авылы клуб мөдире Мөнәвәр Мөхәмәдиевка   һәм авыл китапханәчесе Альбина Рахматуллинага халык  рәхмәт әйтеп таралышты.  Чарадан Эльмира Әхмәтҗанова әзерләгән  фоторепортаж.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев