"Казан егетләре" Теләче районы турында җырлаячак!
Иҗади уңышлар телибез!
“Казан егетләре” төркеме грандиоз проект өстендә эшли. Егетләр Татарстанның һәр районы турында җыр яздырырга һәм ул җырларны җыентыкка тупларга ниятли.
“Казан егетләре” төркеменең продюсеры Рафаэль Мәҗитов ТР Мәдәният министрлыгына ТАССРның 100 еллыгына багышланган проект тәкъдим иткән. Проектның асылы - Татарстандагы һәр районның үз җырын булдырып, аларны бер җыентыкка туплау. Әлеге идея ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла.
"Теләчем" җырының сүзләрен Зөләйха Мингазова, көен Лилия Тарханова язган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев