Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Казан Кремле Татарстанда мәҗбүри вакцинация кертүне кире какты

Якутиядә ковидтан мәҗбүри вакцинация кертү турында мәгълүмат буенча аңлатма.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән мәҗбүри вакцинация кертү планлаштырылмый. Бу хакта республика Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Якутиядә ковидтан мәҗбүри вакцинация кертү турындагы мәгълүматны шәрехләп, белдерде.

«Без хезмәттәшләребез кабул иткән карарларга бәя бирмибез. Бу аларның хокукы. Алар үз территорияләрендә, үзләренең хәлләрен яхшырак беләләр һәм карарлар кабул итәләр», — диде Галимова.

Алдагы көнне Якутиядә коронавирустан вакцинация ясатуның мәҗбүри булуы билгеле булды-мондый карарны республиканың баш санитар табибы бастырып чыгарды. Прививка ясатудан баш тарткан кешеләргә эшкә юл куймаска, ә эш бирүчеләргә, ким дигәндә, 200 мең сум штраф яный.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев