Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Казанда бер баланы машина бәрдерүе видеога эләккән

Авария Казанда «Весна» торак комплексында булган.

Казанда бер баланы машина бәрдерүе видеога эләккән. Видео социаль челтәрләрдә урнаштырылган.

Авария кичә кичке тугызлар тирәсендә «Весна» торак комплексында булган. Кадрларда баланың ир-ат белән юл аркылы чыгуы күренә. Автомобиль йөртүче кечкенә җәяүлене күрми һәм аны бәрдерә.

Шаһитлар әйтүенчә, малай әтисе белән җитәкләшеп зебра буенча чыккан.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә авария фактын расладылар.

«Бала исән. Бу хәлнең шартлары билгеләнә», — дип аңлаттылар ведомствоның матбугат хезмәтендә. 

Чыганак: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев