Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Казанда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм концерты узды

Ватанны саклаучылар көненә багышланган музыкаль бәйрәмдә Сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында бүген Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән барысын да истәлекле көн белән котлады.

 

«Хөрмәтле хезмәттәшләр, бәйрәм белән! Чикләрне саклау, ветераннарга хөрмәт күрсәтү, алар үрнәгендә үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү — бу безнең илебезнең көчле ягы булды. Әлбәттә, һәр чорда һәр ел саен дәүләт чикләрен сакларга туры килде. Һәм һәрберебез аңлый, без саклаучыларны хөрмәтлибез һәм рәхмәт белдерәбез», — диде сәхнәдән Васил Шәйхразиев.

Әлеге чарада районыбыз делегациясе дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев