Теләче Информ

Казанның 177 нче гимназиясе укучылары Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котладылар

«Шатлык» балалар хоры клипны Instagramда бастырганнар.

Казанның 177 нче гимназиясе укучылары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котладылар. «Шатлык» балалар хоры республика башлыгының үз вазыйфасындагы уңышлары турында җырлады. Клипны алар уку йортының Instagram битендә бастырганнар.

«Бүген 1 март язның беренче көне генә түгел, ә Татарстан Республикасы Президентының туган көне дә. "Шатлык " лицее ансамбле сезне котлый!",- дип язылган постта.

Реклама

1 мартта республика җитәкчесе үзенең туган көнен билгеләп үтә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов бәйрәмне эш урынында үткәрәчәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: