Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Көчәйтелгән режимда эшләячәкләр

Бүген, ягъни 18 декабрь көнне, район Советының утырышлар залында районның терроризмга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте.

Муниципаль район башлыгы, районның терроризмга каршы көрәш комиссиясенең рәисе Нәҗиип Хаҗипов җитәкчелегендә узган утырышта  сүз якынлашып килүче Яңа ел бәйрәменә әзерлек һәм аны үткәрү барышында террористик актларны кисәтү һәм булдырмау, җәмәгать тәртибен саклау буенча көчәйтелгән режимда эшләү мәсьәләләре каралды.

Алдан тәгаенләнгән көн тәртибе буенча утырышта район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Дамир Гарипов, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге әйдәп баручы консультанты Олег Хомченко,  муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раил Мараков, район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбиновлар чыгыш ясады.  Көч структуралары, Яңа ел бәйрәмен уздыруга җаваплы оешмалар көчәйтелгән режимда эшләячәкләр. Утырыш турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов тексты һәм фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев