Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кем 100 мең сорый, ә кем 35 мең? — өйләнешүче парлар өчен алып баручылар рейтингы

Никахларын рәсмиләштереп, гомерлеккә бергә булырга ният иткән парларга ярдәм йөзеннән, бәяләрен, алып бару үзенчәлекләрен сорашып, «Интертат» тамадалар рейтингын төзегән.

Җәйләр килә, җәйләр белән туйлар килә. Әлбәттә инде, яшь парның әлеге иң бәхетле көннәрен истә калырлык, кунакларның да күңеле булырлык итеп үткәрәселәре килә. Егет белән кыз алдына мәҗлесне кызык, шул ук вакытта мәгънәле дә итеп алып баручы табу максаты килеп баса. Туй чыгымнары болай да санап бетермәслек булганга, күпләр бәясе тешләми торган алып баручы эзли.

Бүгенге язмада сүз парлы алып баручылар турында барыр. Шунысын әйтергә кирәк, берсе алып барып, икенчесе җырлаган парларны да без парлы алып баручылар исәбенә керттек.  

Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова

Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова яшьләргә алып баручы, җырчы һәм ди-джей тәкъдим итә. Туйны Рафил үзе алып барса, тормыш иптәше исә матур җырларын бүләк итәчәк.

— Без аерым да, бергәләп тә җырлыйбыз. Иң матур, мәхәббәт турындагы җырларыбыз дуэтта булгач, мәҗлесләргә бергәләп йөрү уңайлырак. «Баянчыгыз да булмасмы икән?» — дип сораганда, программабызга баянчыны да дәшәбез. 

Рафил һәм Эльмира Казанда туйларны 40 меңгә алып бара. Башка районнарга чакырганда, әлеге бәягә юл чыгымнары да өстәлә.

 — 40 мең — Казан өчен уртача бәя. Кешегә карата шәхси симпатия туганда бәяне төшергән вакытлар да була. Кәефкә дә карый инде ул. Кайвакыт очрашуга шулхәтле мөлаем пар килеп утыра. Аларга үзең дә сизмәстән ташлама ясап куясың. Әйтергә кирәк, туйның нинди булачагы да кияү-кәләш белән күрешкәннән соң ук күренә. 

Шуңа күрә «безнең бәя 40 мең, аны төшермибез дә, күтәрмибез дә» дигән принцибыбыз юк. Бәлки, кайберәүләр белән чагыштырганда, бу бәя әле арзанрактыр да. Без үзебез җырлыйбыз да, алып та барабыз. Ләкин безгә булганы җитә. Минем өчен иң мөһиме — яшьләрнең туйдан соң акчаны сөенеп, чын күңелдән тапшырулары. Риза булмыйча биргән акчаның бәрәкәте булмый аның», — диде Рафил "Интертат”ка.  

 

Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфирә Шәйдуллина 

Алмаз Мирзаянов туйларны үзе алып бара. Тавыш операторы бар. Хатыны Зөлфирә Шәйдуллина мәҗлесләрдә җырчы буларак катнаша. Соңгы вакытта Зөлфирә дә сөйләм теле осталыгын шомарта — никахларны тантаналы рәвештә теркәү белән шөгыльләнә башлаган. 

Алмаз белән Зөлфирә күбесенчә Чаллы, Саба, Арча, Теләче якларында эшли. Шимбә көннәрендә туйны 70 меңгә уздыралар. Атна уртасында 45-50 мең тирәсе, сишәмбе, чәршәмбе булса, бәя бөтенләй 35 мең булырга мөмкин. 

Кемнеңдер хәленә керәбез, кемдер безнең хәлебезгә керә. Бөтен кешенең дә ул акчаларны чыгарып бирергә мөмкинлеге булмый, бәяләрне төшергән вакытлар да бар.

Ә кайберәүләр белән чагыштырганда безнең бәя — бәя дә түгелдер ул. Исемебез дә бар бит инде. Танылган җырчылар арасында туйга килеп җырлап киткән өчен генә дә 350, 200 мең сораучылар бар, — ди Алмаз.  

 

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар 

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар хәзер күп туйларның хәләл туй буларак үткәрелүен әйтте.

— Яшьләр күбрәк никах, хәләл туй форматын сайларга тырышалар. Алай үткәрү, беренчедән, чыгым ягыннан да уңайлырак. Мәшәкате дә кимрәк. Бер атуда ике куянга тидерәсең. Чөнки аерым никах үткәрәм дисәң дә 30-40 кешесе килеп утыра, алар килеп утыргач, алып баручысы да, җырлап-биеп күңел ачтыручысы да кирәк. 

Илсур белән Гөлназ туйларны икесе генә алып бара. 

Без шулай күнеккән, безгә шулай җиңелрәк. Гөлназ алып бара, мин аппаратурада утырам. Бергәләп һәм аерым-аерым җырлыйбыз. Без бер-беребезгә ияләшкән инде. Гөлназның холкына бөтен ди-джей да түзә алмас иде. Үзебез дә кайвакыт әйткәләшеп бетәбез әле. Кунаклар саны 100дән арткан очракта гына аерым ди-джей чакырабыз да, икәү алып барабыз, — диде Илсур.

Шәрипҗановлар Казан эчендә туйны 50 меңгә алып бара, башка районнарга чыкканда бу бәягә юл чыгымнары да өстәлә. 

 

Динә һәм Рафаэль Латыйповлар 

Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, инстаграмдагы сәхифәләренә караганда, туй-никахлар үткәрү белән шөгыльләнүче иң актив пар. Инде онытылып барган, ләкин кайбер төбәкләрдә яңартылган төрле кызыклы туй йолаларын видеога төшереп күрсәтүчеләр дә әле алар.  

Без Татарстанда да, чит төбәкләрдә дә эшлибез. Кайда булсак та, үзебезчә, чын милли туйлар уздырырга яратам, — диде Динә Латыйпова. 

Динә апа туй алып бару бәяләрен әйтүдән баш тартты.

Бу эчке күлмәгең кебек, сер булып торырга тиеш. Кайбер кеше безне чакырырга тели икән, бәяне сорап та тормый. Ә кемдер иҗатыбызны, алып баруыбызны ярата, чакырасы килә, ләкин авырлык белән көн күрә. Андый вакытта кешенең хәленә керәбез, — диде ул. 

2018 елда Динә һәм Рафаэль Латыйповларның сәгате — 5 000, ди-джей белән бергә — 6 000 булган. Бәйрәм 5 сәгатьтән артып китсә, ташламалар ясаганнар.  

Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем 

Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем спиртлы эчемлек булган туйларда чыгыш ясаудан катгый рәвештә баш тарткан.

Андый туйларда җырламыйбыз да, алып та бармыйбыз. Бары тик хәләл туйлар һәм никах мәҗлесләрендә генә эшлибез. Мин җырлыйм, Гүзәлем мәҗлесләрне үзенең җырлары белән бизи. Дуэт җырларыбызны да башкарабыз. 

Бәяләребез никах, туйның форматына карап үзгәрә. 3 сәгатьлек туй — 30 мең, 5 сәгатьлеге — 50 мең. Миңа: «Бәяләрегез түбән, үзегез шундый танылган җырчылар, аз бәя сорыйсыз», — дип әйткәннәре бар. Безнең Гүзәлем белән икебезнең дә төшемле бизнесларыбыз бар. Ә алып бару эше безгә канәгатьләнү китерә. Шуңа алып бару эшен безнең хобби дип әйтергә дә була инде. Әгәр тамашачыбыз туебызда сезне күрәсебез килә ди икән, ике дә уйламыйча барабыз, — дип сөйләде Салават. 

 

«БалМай» төркеме 

«БалМай» төркеме егетләре Марсель Мәхмүтов һәм Рафил Галимуллинның ди-джейлары һәм координаторлары бар. Төркем күбесенчә Казан шәһәрендә эшли, районнарга бик сирәк чыга. 

Егетләрнең туй үткәрү бәясе — 80-90 мең тирәсе. 

Җомга-шимбә көннәрендә мәҗлестә 20 кеше булса да, 100 кеше булса да, бәя 80 меңнән дә ким булмый. Эш көннәрендә 60 меңгә дә алып барганыбыз бар, — диде  төркемнең координаторы Ләйсән.  

 

Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева 

Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева да туйларга парлап йөри. Тавыш операторлары бар. Ул әле баянчы да. Яшьләр туй мәҗлесендә саксофончы, биюче кирәксенгән очракта, аларын да оештыралар. Туйларда биегән вакытта бик матур фон ясау өчен, авыр төтен җибәрүне сорау популярлашып киткән. Андый җиһазны да табып китерәләр.

Булат Бәйрәмов туйларны хәләл/хәләл түгел дип тормый.

- Мин бөтен төрле мәҗлесләрне дә алып барам, ләкин беркайчан да халыкны эчәргә кыстамыйм. Хәзер эчү модада түгел. Халык сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыша. 

Безнең бәяләр 30-35 мең тирәсе. Татарстан тирәсендәге төбәкләргә дә еш йөрибез. Соңгы вакытта Мәскәүгә чакыра башладылар. Ун ел элек Мәскәүгә бару үз бәябездән ике тапкыр кыйммәтрәк була иде. Хәзер алай ук түгел, анда да миллионерлар яшәмәгәнне искә алып, 10 -20 меңгә генә кыйммәтрәк куябыз. Юл чыгымнарын да исәпкә алырга кирәк. Мәскәүгә барып кайту гына да өч кеше өчен 30 мең сумга төшә, — ди Булат.  

 

Алсу һәм Азат Фазлыевлар

Иҗади пар Алсу һәм Азат Фазлыевларның туй алып баруы уртача 50 мең сум.

Туйны мин алып барам, Алсу җырлый. Үзебезнең тавыш операторыбыз, музыкантларыбыз, аппаратурабыз бар. Татарстанның барлык районнарына да чыгабыз. Быел күбрәк чыгыш ясап кайтып китә торган заказларны гына алабыз, чөнки тиздән бәбиебез булачак. Алсуга берничә сәгать буе туйда утыру кыен», — диде Азат Фазлыев.  

 

Рамилә һәм Рамил Хәертдиновлар

- Без туйларны бөтен җирдә дә алып барабыз. Соңгы арада Мәскәүгә бик еш чакыра башладылар. Әле менә ике көн эчендә генә өч туйда чыгыш ясадык. Икесендә җырладык, берсен алып бардык.

Бәяләребезгә килгәндә, Казан тирәсендә җәй айларының җомга-шимбә көннәренә 45-50 мең, Мәскәүдә 80-100 мең сорыйбыз. 

Төркемебездә без Рамилә белән икәү, шулай ук ди-джей-баянчы яки ди-джей-саксофончы алабыз. Кайвакыт икесен дә чакырырга туры килә. Үзебезнең аппаратурабыз юк. Чөнки ди-джейлар чит аппаратура белән эшләргә яратмыйлар.  

Башкалардан аермалы буларак, без мәҗлесләрне ике телдә алып барабыз, ике телдә җырлыйбыз. Һәр өлкәнең туй йолаларын, традицияләрен беләбез, — дип сөйләде Рамил Хәертдинов.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев