Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Халык синоптигы: “Табигать саташты”

Җылы көтә-көтә салкын көзгә кереп барабыз. Сентябрьдәге “Әбиләр чуагы” да булмый калды быел. Әмма Балтач районында гомер итүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әле җылы көннәр алда булачак, дип ышандыра.

– Быел сыерчык буранын күпме көттем. Булмады. Аннан соң шомырт суыгы да булмады. Инде балан суыгы да булмады. Аптыраган идем мин бу хәлгә. Күзәтүләрем буенча июнь аенда явым-төшем күп булырга тиеш иде. Монысының да киресен күзәттек. Табигать саташты, – ди Әмир абый. – Сентябрь белән октябрьнең урыннары буталды. Әле яфраклар яңа саргая башлады. “Әбиләр чуагы” булачак әле. Ул 4-5 көн дәвам итәчәк.
Әмир Шәрәфиев авылларына урман күгәрченнәре килүен дә күзәткән.
– Саташуның тагын бер галәмәте инде бу. Бездәге күгәрченнәр шәһәргә китеп бетте, урманныкылар авылга күчте. Табигатьнең кыланмышларын аңлап булмый. Хәерлесен юрыйк,– ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X