Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Халыкара акция“ Зур этнографик диктант-2020”

Кадерле дуслар! 3 - 8 нче ноябрь көннәрендә Бөтендөнья акциясе “ Зур этнографик диктант” дип исемләнгән акция үткәрелде.

Быел акция Россиянең барлык 85 төбәгендә һәм  чит илләрдә онлайн - форматта  үткәрелә . 3 нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә Бөтендөнья  акциясе “ Зур этнографик  диктант”ны 9 а  сыйныфы укучылары  флешмоб биеп башлап җибәрделәр. Акция дәвам  итә. Барлык теләүчеләр 8 нче ноябрьгә кадәр  www.miretno.ru  сайтында  Диктантта катнаша аласыз. Бөтендөнья  акциясе “ Зур этнографик  диктантта” катнашу Сездә  Туган илебез халыкларын, төрле милләттән булган туганнарыгызның , дусларыгызның  яшәү традицияләрен  якыннан белү теләген уятыр дип уйлыйбыз. Илебезнең төп байлыгы, җиңелмәс көчле булуы - халыклар дуслыгында. Бөтендөнья  акциясе “ Зур этнографик  диктантта” барлык теләгәннәр катнаша ала. Бергә булыйк! Бердәм булыйк! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев