Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) финалы узды

Агымдагы елның 26 февралендә Яшел Үзән шәһәрендә ГТО Бөтенсоюз комплексы оешуга 90 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы республика кышкы фестиваленең финалы узды.

Ярышларда Татарстан Республикасының зона этапларында җиңүче 11 команда катнашты. Теләче районы командасы составына түбәндәгеләр керде: катнашучылар-Гатиятов Рәсип, Хасаншин Ренат, Кадыйров Альфред, Хәкимов Рафил, Вәгыйзов Рәсүл, Шәмсетдинова Сөмбел, Митрофанова Анна, Гаязов Азамат, команда җитәкчеләре –Гаязов Марат Галимҗан улы, Нәҗипов Раил Расиф улы.

Ярышлар программасы буенча, ГТОның 2-нче баскычыннан 9-нчы баскычына кадәр барлык катнашучылар да чаңгы ярышлары, отжимание, тартылу, сыгылмалы наклон, озынлыкка сикерү, туловище күтәрү һәм гер күтәрү кебек төрләрдә ярыштылар. Фестиваль нәтиҗәләре 2021 елның маенда игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев