Хоккей уйнадылар
16 май көнне Теләче районы оешуга 30 ел тулуга багышланган хоккей турниры булып узды.
16 май көнне "Теләче-Арена" боз сараенда Татарстан Республикасы Теләче районы оешуга 30 ел тулуга багышланган 2009-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында хоккей турниры булып узды. Ярышта 3 команда катнашты: Саба, Минзәлә, Теләче. Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны Саба командасы алса, икенче урынны Минзәлә командасы яулады, өченче урында Теләче командасы калды. Җиңүчеләр кубок, өч дәрәҗәдәге медальләр һәм спорт мәктәбе грамоталары белән бүләкләнделәр.
Турнирнын төп спонсорлары Теләче районының 2020-2021 елгы сезонда яңа оешкан - Регион-16 хоккей командасы иде. Турнирда катнашучыларга hәм спонсорларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев