Хәрби диңгез флоты көненә багышланган тарихи экскурсия үткәрелде
Россия флотының барлыкка килүе һәм Россия Хәрби - Диңгез флотының тарихы турында балалар зур кызыксыну белән тыңладылар.
24 июль көнне Теләче мәдәният һәм ял паркында балалар китапханәсе хезмәткәрләре Хәрби - Диңгез флоты көненә багышланган "О море, о флоте, о Родине" дип исемләнгән тарихи экскурсия үткәрделәр.
Россия флотының барлыкка килүе һәм Россия Хәрби - Диңгез флотының тарихы турында балалар зур кызыксыну белән тыңладылар.
Әлеге тарихи экскурсиядә Ватаныбызның су чикләрен һәм сәүдә юлларын саклауда хәрби - диңгез көчләренең роле, Россия Хәрби - диңгез флотына керүче гаскәрләрнең төрләре турында да аңлатып үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев