Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Хәзрәт быелгы тәравих намазларының үзенчәлеген әйтте

Быел Рамазан ае 13 апрельдә башлана, ә беренче тәравих намазы 12 апрель көнне Ястү намазыннан соң укылачак.

Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов быел Рамазан аенда тәравих намазының санитар-эпидемиологик вазгыятьне күз уңында тотып укылачагын әйтте.

«Ни кызганыч, былтыр тәравих намазларын җәмәгатьчелек белән укый алмаган идек. Быел мәчетләребез ачык була. Әмма барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә тиеш булабыз. Мәчетләрдә социаль дистанция сакланачак. Сулыш органнарын саклау өчен битлекләр кулланырга кирәк», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Илфар хәзрәт сүзләренчә, намаз вакытларында социаль дистанция сакланса да, мәчетләрдә урыннар җитәргә тиеш.

«Бу чир җәмгыятьтә әле дә булу сәбәпле, өлкән яшьтәге дин кардәшләребезгә, авырып китүдән куркучыларга өйләрендә гыйбадәт кылырга киңәш итәбез. Җомга намазларыннан да күренгәнчә, мәчеткә килүче мөселманнар саны күпкә кимеде. Шуңа күрә дин кардәшләребез өчен уңайсызлыклар тумас, бер кеше дә урынсыз калмас, мәчетләрдә урыннар җитәр дип ниятлибез», — диде хәзрәт.

Быел Рамазан ае 13 апрельдә башлана. Беренче тәравих намазы 12 апрель көнне Ястү намазыннан соң укылачак. Гает намазы 13 майда булачак. 

Чыганак: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев