Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләребез!

20 июль көнне барча мөселман дөньясы иң олугъ бәйрәмебезне – Корбан гаетен билгеләп үтә. Әлеге зур бәйрәмебез белән сезне ихластан  тәбрик итәбез. Раббыбыз шушы көнне ихластан дога кылырга, корбан китерергә, рухи тынычлык алып, Аның мәрхәмәтенә ирешергә  насыйп итсә иде. Аллаһы Тәгалә барлык яхшы гамәлләребезне кабул  итеп, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да  Үзенең чиксез мәрхәмәтен бирсен. Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Һәрбер  гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә – иман нуры, шәфкать  һәм мәрхәмәт хисләре иңсен. Әлеге бәйрәм районыбызда яшәүче  төрле дин вәкилләренең иҗтимагый бердәмлеген, татулыгын тагын да  ныгытсын, һәрберебезгә иң күркәм кешелеклелек сыйфатларыбызны  чагылдыруга җирлек тудырсын. Аллаһы Тәгалә ниятләребезне хәерле, гамәлләребезне кабул итсен! 

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты, район мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев