Коронавируска иммунитет озак сакланамы?
Главные новости

Коронавируска иммунитет озак сакланамы?

Коронавирусның ачыкланган барлык төрләренә каршы Россия вакциналары ярдәм итә, ди белгеч.

Коронавирустан прививка ясаткач, 10-12 ай эчендә иммунитет саклана. Бу турыда Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова «Россия 24» каналы эфирында әйтте.

«Без инде бүген үк шуны аңлыйбыз — прививкадан соң иммунитет шактый озак - 10-12 ай була. Иммунитет шактый нык булуын күрәбез», — ди Попова.

Ул Россия вакциналарының коронавирусның барлык вариантларына каршы да эффектив булуын искәртә.

Россия кешеләренә Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәкнең «Спутник V» һәм «Вектор» үзәгенең «ЭпиВакКорона», М.П.Чумаков исемендәге үзәкнең «КовиВак» вакциналарын ясыйлар.

Чыганак

 


Нет комментариев