Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Коронавирустан үлем куркынычын арттыра торган яңа факторларны атадылар

Коронавирустан үлем куркынычын арттыра торган яңа факторлар әле күптән түгел генә ачыкланган.

Биология фәннәре докторы Анча Баранова белдергәнчә, мондый факторларга МАРТ гены, шулай ук PIGN һәм CCR5 геннары керә. Аларның вирус белән бәйләнешен алга таба тикшерү таргет препаратлары эшләп чыгарырга ярдәм итәчәк. Галим аңлатканча, МАРТ гены коронавирусның кискен фазасына да, аның нәтиҗәләренә дә (мәсәлән, неврологик өзлегүләргә) тәэсир итәргә сәләтле.

Еш кына вирустан үлү очраклары кешедә инде булган авыруларга бәйле. «Бик көчле цитокин шторм кичергән һәм катлаулы авырулары булган кешеләр вафат була. Кешедә авырулар никадәр күбрәк булса, коронавирусның җиңел генә узу ихтималы да шулкадәр аз», — дип аңлатты биолог.

Моннан тыш, авыруны хастаханә инфекцияләре дә катлауландырырга мөмкин. «Әгәр бу антибиотик-резистент инфекцияләр икән, нәтиҗәле антибиотиклар сайлауга вакыт кирәк. Ә бу вакытта кешенең хәле кисәк кенә начарланырга мөмкин һәм бу аяныч нәтиҗәләргә китерә дә инде. Шулай ук тәмәке тартучыларның да авырудан тернәкләнү шанслары аз», — диде Анча Баранова.

Мондый нәтиҗәләрне фаразларга табибларга кан анализы һәм аның нәтиҗәләрен тикшерү ярдәм итә.

«Мәсәлән, коронавирус белән авырган кешенең С-реактив аксымның күләмен тиешле дәрәҗәдән 70 тапкырга артыграк булырга мөмкин. Мондый күрсәткечләр булганда кеше гомерен саклап калу өчен шактый нык тырышырга туры киләчәк. Ферритин күләменә карап та мондый фаразлар ясарга була. Шулай ук коронавирусның катлаулы формада узуын интерфероннарга карата аутоантителалар ярдәмендә ачыкларга була, моны авыру башланганчы ук эшләргә мөмкин», — диде эксперт.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X