Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Коронавирустан прививка ясатмасаң, сөт кабул итмиләр?!

Вакцина ясатмасаң, сөт тапшыра алмыйсың. Ватсапта әнә шундый хәбәрләр йөри башлады.

Ватсап төркемнәренә таралган мәгълүматның эчтәлеге әнә шундыйрак.

Сөт тапшыручылар игътибарына!
Безне дөрес аңлавыгызны сорыйбыз. Коронавирус белән хәлләр җиңелләрдән түгел. Кичә район җитәкчелеге хуҗалыклардан сөт җыю буенча эшмәкәрләрне җыйды. Сезгә шуның нәтиҗәләрен җиткерәбез.
1. Сөт җыючы эшмәкәр вакцина ясаткан булырга тиеш.
2. Сөт тапшыручы хуҗалыктагы барлык гаилә әгъзаларының да (медицина белешмәләре булганнардан тыш) вакцина ясаткан булуы мөһим.
Шушы таләпләрне үтәмәгән очракта сөт җыючы бу хуҗалыктан сөт алмаячак. Таләпләрне үтәү өчен 1 атна вакыт бирелә. Вакцинация ясаткан сөт тапшыручы хуҗалыклар исемлеген фельдшер барлап, сөт җыючы эшмәкәрләргә тапшырып барачак.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында моны, бу сафсата, дип белдерделәр.
– Безнең министрлык андый тәкъдимнәр бирмәде. Бәлкем, берәр район башлыгы шундый карар чыгаргандыр. Без белмибез. Әмма мондый хәбәр бирү дөрес түгел, – дип аңлаттылар министрлыкның матбугат үзәгендә.

Сәрия Мифтахова

Фото: Ватаным Татарстан

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев