Короновируска каршы прививка ясала
Бу көннәрдә теләге булган райондашларыбызга короновируска каршы прививка ясау дәвам итә.
Вакцинация алдыннан пациентны районыбыз терапевтлары тикшерә. Прививка ясар алдыннан кешедә антитәнчекләр табылса бу вакцинациягә каршы чара булачак, алар вакциналаштырылмый,- дип аңлатты безгә район табиблары. Бүген, ягъни 11 гыйнвар көнне район җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповка, Теләче муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбиновка һәм теләге булган райондашларыбызга Спутник V» прививкасы ясалды. Бу хакта сез тулырак "Теләче" газетасыннан таныша аласыз. Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев