Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Коррупциягә каршы көрәш утырышында

31 нче август көнне район Советының кече залында район җитәкчесе Н.Н.Хаҗипов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча комиссия утырышы булып узды.

 

Әлеге утырышта Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Зинатуллин Ф. Ф., Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Теләче районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галимова Ф. М., Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Теләче муниципаль районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Котдусов М. Х. чыгыш ясадылар.

 

Түбәндәге сораулар каралды:

1. Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе эшчәнлеге.

Коррупциягә каршы эшне оештыруда район башлыгы ярдәмчесенең роле һәм эшчәнлеге.

2.Социаль яклау учреждениеләрендә коррупциягә каршы эшчәнлекне оештыру. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлегенә анализ.

3. Муниципальрайонның «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасында эшләнеше. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге кысаларында гамәлдәге законнарны тикшерү нәтиҗәләре.

Комиссия эше йомгаклары буенча тиешле йөкләмәләр белән беркетмә кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев