Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Коррупциягә каршы укучылар да көрәшә

Бүген, ягъни 23 декабрь көнне, район Советының утырышлар залында районда коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте.

Мунципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповҗитәкчелегендә узган утырышта әлеге теманыяктыртып, “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәгедиректоры Ленар Хуҗин,  районда коррупциягәкаршы көрәш мәсьәләләре буенча муниципальрайон башлыгының коррупциягә каршы көрәшмәсьәләләре буенча ярдәмчесе ФәрхәдЗиннәтуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесеурынбасары Алия Сабирова чыгыш ясады. Утырышта йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы  Нәҗип Хаҗипов чыкты. Азактан, комиссия вәкилләре балаларның коррупционгамәлләр белән бәйле булган күпсанлысорауларына җавап бирделәр.

Азактан коррупциягә каршы көрәш юнәлешебуенча мәктәп укучылары арасында үткәрелгән  “Знай и не допускай”, “Строим будущее без коррупции” һәм  “Скажем коррупции “Нет!” диписемләнгән республикакүләм конкурсларның район этабында җиңү яулаган укучыларны бүләкләүтантанасы булып узды. Алар Теләче муниципальрайон башлыгының Мактау грамотасын һәмсетификатларны муниципаль район башлыгыНәҗип Хаҗипов кулыннан кабул итеп алдылар. Ә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенеңТеләче җирле бүлеге белән берлектә 14 нче тапкырүткәрелгән  “Дети рисуют страну”дип аталганрәсем конкурсында җиңүчеләргә Мактау грамотасыһәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Утырыш барышы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов тексты һәм фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев