Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кәримә апа 90 яшь!

2 гыйнвар көнне Айдар авылында гомер кичерүче Файзрахманова Кәримә Борхан кызы узенең гомер бәйрәмен туган көнен билегеләп үтте.

Кәримә апа Теләче районы Сауш авылында туып үсеп, бәхетен читтән Айдар авылыннан таба, Хабибрахман абыйга тормышка чыгып өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Авыл җирендә нинди авыр хезмәт бар, барысы да аның куллары аша үтә, күбесенчә терелекчелек өлкәсендә хезмәт куя. Сабыр ана, Хабибрахман абый белән уналты ел гына торып кала, ире мәрхүм була. 
Бүгенге көндә тыл ветераны, авылдашлары яратып Нәримә диеп якын итеп эндәшкән җор телле әби, төпчек кызы Дания тәрбиясендә картлык кичерә. Юбилярны Теләче Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Айдар авыл җирлеге башлыгы Рифат Хаҗиев тәбрик итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев