Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Көрәш буенча дөнья чемпионаты батырына - автомобиль!

Көрәш буенча Россия җыелма командасы әгъзалары 28 апрельдән алып 7 майга кадәр Алуштада җыеннар уздырды. Анда егетләр Җәүдәт Хөсәенов һәм Илдар Гыйниятуллин җитәкчелегендә шөгыльләнде.

24-27 июнь көннәрендә Татарстанда көрәш буенча ир-атлар арасында дөнья чемпионаты һәм яшүсмерләр арасында дөнья беренчелеге узачак. Ярышларның абсолют батырына автомобиль бүләк ителәчәк.

Бу хакта Россия көрәш федерациясе рәсми сайты хәбәр итә. Хәбәргә караганда, дөньяның 25ләп иленнән ир-егетләр - 11, ә яшьләр 9 үлчәү авырлыгында бил алышачак. Ярышларда барлыгы 200дән артык көрәшченең катнашуы көтелә. Ярыш программасына килгәндә, сайлап алу бәйгеләре 26 июньдә көндезге сәгать 11дән "Саба Арена" спорткомплексында узачак. Финал өлеше исә Миңгәр Сабантуенда үтәчәк.

Билгеле булганча, көрәш буенча Россия җыелма командасы әгъзалары 28 апрельдән алып 7 майга кадәр Алуштада җыеннар уздырды. Анда егетләр Җәүдәт Хөсәенов һәм Илдар Гыйниятуллин җитәкчелегендә шөгыльләнде. Россия җыелма командасына исә түбәндәге көрәшчеләр чакырылган иде: Раббани Нургалиев, Илнар Закиров, Динар Кәримуллин, Рамил Синәкәев, Ренас Кәлимуллин, Ранис Галимуллин, Илнар Галимов, Раил Нургалиев, Муса Галләмов (барысы да - Татарстан), Рамил Галимов, Айгиз Зәйнетдинов, Айнур Сыртаев (Башкортстан), Рафаил Вильданов (Мәскәү), Никита Вышинский (Ярославль өлкәсе), Максим Морозов, Салават Абдуллин, Сергей Велижанин (Төмән өлкәсе), Әлфис Мтиев һәм Ринас Садаров (Чувашстан).

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев