Көрәш буенча “Татарстан яшьләре” газетасы призына республика беренчелеге узды.
4-6 март көннәрендә Биектау районында көрәш буенча “Татарстан яшьләре” газетасы призына 2003-2004 нче елгы егетләр арасында республика беренчелеге узды.
“ Теләче” спорт мәктәбе директоры Гыйниятуллин И.С., көрәш тренеры Сафин А.З. җитәкчелегендә “Теләче” спорт мәктәбе командасы әлеге ярышларда катнашты. 90 кг кадәр үлчәү авырлыгында Теләче урта мәктәбе укучысы Зарипов Багир (тренеры Гыйниятуллин И.С.) 2 урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев