Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Куркыныч астына куя

2020 елның 21 апрель конне Телэче район суды Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексының 6.3 статьясы 2 өлеше буенча хокук бозу турында административ эш карады.

 

 

 

Суд тарафыннан ачыкланганча,  2020 елның 13 апрелендә Саба, Теләче районнары, Мамадыш районы һәм Мамадыш шәһәре, Кукмара районы буенча баш дәүләт санитария табибы карары нигезендэ,  covid-19 йогышлы авыруны китереп чыгаручы белән контактта булу сэбэпле, Телэче районында яшэуче Г.га карата 2020 елның 13 апреленнән 12 көн эчендә яшәү урыны буенча өзлексез медицина күзәтүе астында булу, күрсәтелгән бинадан китмәү, шул исәптән эш, уку, кибет, даруханәләрдэ, бернинди җәмәгать урыннарында һәм кешеләр күпләп җыелу урыннарында булмау, җәмәгать транспортыннан файдаланмау, өченче затлар белән контактка кермәү бурычы йөкләнэ; шулай ук санитар-эпидемиологик режимны үтәргә, ягъни тәүлегенә ике тапкыр тән температурасын үлчәргә, авыруның беренче билгеләре булганда (югары температура, ютәл, авыр сулыш алу) ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыратырга үз-үзеңне дәвалауга юл куймау йоклэнэ.

Г. бу тыюны бозып, 2020 елның 19 апрелендә 10 сәгать 30 минутта, үзенең яшәү урынын калдырып, урамга чыга хэм Теләче районы буенча Эчке эшләр бүлегенең мобиль төркеме тарафыннан тоткарлана, ана  карата Россия Федерациясенен административ хокук бозулар Кодексының 6.3 статьясындагы 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелэ.

Г. суд утырышына  килмәде, суд утырышынын вакыты хэм сэгате турында тиешенчә хәбәр ителде, гаепне таныйм, тэубэ итэм, эшне миннэн башка карагыз дип гариза жибэрде.

Суд, барлык язмача материалларны, кылынган административ хокук бозунын характерын, гаепченең шәхесен, административ җаваплылыкны йомшартучы шартларны, гаебен тануын һәм тәүбә итүен исәпкә алып, Г. Россия Федерациясенен административ хокук бозулар Кодексының 6.3 статьясындагы 2 өлешендә каралган хокук бозуда гаепле дип табылды хэм 15000 сум күләмендә административ штрафка тартылды.

 

Люция Садриева, Теләче район суды судьясы ярдэмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X