Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кышлату чоры бара

Бүген, ягъни 5 гыйнвар көнне, муницпаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә җаваплылыгы чикләнгән “Теләче – Август”” ширкәтенең Иске Җөри товарлыклы-сөтчелек комплексында булды, кышлату чорының барышы белән танышты.

Биредә алар ширкәт җитәкчесе Алмаз Хәйруллин һәм белгечләр озатуында торакларда булып, терлекләрнең торышын, терлек азыгының сыйфатын, рацион төзелешен һәм зооветеринария таләпләренең үтәлешен карадылар. Азактан, район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов узган елның октябрь аенда районга  яңа инвестор буларак килеп кергән  “Теләче – Август” ширкәте җитәкчелегенә һәм белгечләренә аз чыгымнар тотып, мул продукция җитештерү бурычы куелды. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 5 гыйнварга алынган мәгълүматларга караганда,  бүген “Теләче – Август”  ширкәте тулаем 11,7тонна килограмм сөт сата. Бу күрсәткеч узган елгы шушы чор белән чагыштырганда 1107%ка артыграк. Савылган сөт тә узган елга караганда 114% ка, ә район хуҗалыкларыныкы 111%ка күбрәк. Хәзер районыбыз хуҗалыкларындабер көндә савып алына торган сөтнең  күләме 66,7 тонна тәшкил итә. Бер сыерга күчереп исәпләгәндә15,9 килограм сөт туры килә. Бүген “Агролак” ширкәте савымчылары  һәр сыердан 22,8, “Алан” ширкәте хезмәтчәннәре  21,3 килограмм сөт савып алуга ирешәләр

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев