Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Көзен тагын дистанцион укуга кайтырбызмы?

30 июнь көнне Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә Президент Владимир Путин белән “Туры линия” оештырылды.

Коронавирус белән бәйле хәлләргә тукталып, Владимир Владимирович яңа уку елында башлангыч сыйныф укучылары мәктәпкә йөриячәк, дип хәбәр итте. Дистанцион белем алуга әлегә планнар юк, диде ул “Туры линия” эфирында.

“Башлангыч сыйныфларда уку процессы гадәти режимда оештрылыр, дип ышанам. Өлкән сыйныфларда ничек булыр – карарбыз”, – диде ил башлыгы.  

Моңа кадәр М.В. Ломоносов исемендәге МДУ ректоры Виктор Садовничий Русия вузларында яңа уку елында белем алу катнаш форматта башланачак, дип белдерде. Моның өчен дистанцион белем алу технологияләре кулланылачак. Ректор шулай ук университетларның студентларны аудиторияләргә COVID-19дан прививкалары, медотводны дәлилләүче яисә антитәнчекләр булуны раслаган белешмә булганда гына кертергә хокуклары бар, диде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев