Теләче Информ

Көзге ярминкә оештырылачак

2 октябрь көнне Теләченең үзәк урамында (Ленин урамы) көзге ярминкә оештырылачак. 2 октябрь көнне Теләченең үзәк урамында (Ленин урамы) көзге ярминкә оештырылачак.

Хөрмәтле райондашлар! 2 октябрь көнне Теләченең үзәк урамында (Ленин урамы) көзге ярминкә оештырылачак. Ярминкәдә районыбыз җитештерүчеләре, гадәттәгечә, ит, сөт, салам, печән, ашлык, терлек, бакча нигъмәтләре, җиләк-җимеш, яшелчә, алардан кайнатылган, ясалган кайнатмалар һәм тозлыклар белән сәүдә итәчәк. Шулай ук кайнар чәй һәм коймак белән сыйлану мөмкинлеге дә булачак. Ярминкәгә килүчеләрнең күңелен дәртле җырлары белән районыбыз үзешчәннәре дә күрәчәк.

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: