Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Күзәтүчеләр Татарстанда тавыш бирүнең беренче көннәрендә хокук бозу очрагын тапмады

«Чиста сайлаулар өчен» күзәтүчеләр корпусының төбәк ситуацион үзәге тавыш бирү барышында мөмкин булган хокук бозулар турында мәгълүмат җыя.

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең беренче көннәрендә хокук бозуны ачыкламады. Бу хакта Татарстан Бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә «Чиста сайлаулар өчен» күзәтүчеләр корпусының төбәк координаторы Павел Соломонов белдерде.

«Тавыш бирү тыныч шартларда уза, хокук бозулар юк», — дип сөйләде Павел Соломонов.

Күзәтүчеләр корпусының төбәк ситуацион үзәге көн саен барлык сайлау участокларыннан мөмкин булган хокук бозулар турында мәгълүмат җыя, дип билгеләп үтте «Чиста сайлаулар өчен» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте вәкиле Тимур Какохо.

Ул социаль челтәрләрдә тавыш бирү барышында мөмкин булган хокук бозулар турында ике мәгълүмат чыкты, дип өстәде. Беренче шикаять журналистны сайлау участогында эшкә кертмәү белән бәйле иде.

«Аны беркем дә чикләмәде. Безнең күзәтүче сүзләренчә, журналист сайлау участогына узган, шунда ук урнага килгән, анда саклану чаралары булмаган, нәрсәнедер фотога төшерергә тырышкан. Соңыннан ул участоктан китте», — дип сөйләде Тимур Какохо.

Моннан тыш, сайлау участокларында ябылмаган урналар турында мәгълүмат керде. Ачыкланганча, ул урна сайлаулар өчен каралган булмаган һәм хуҗалык бинасында буш торган.

Бүген Россия төбәкләрендә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең өченче көне уза. 1 июльгә кадәр тавыш бирергә мөмкин булачак. Татарстанда моның өчен 65 территориаль һәм 2809 участок сайлау комиссиясе эшли. Моннан тыш, республикада ачык һавада 370 мәйданчык булдырылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев