"Әлеге яңалыкны уйлап табучылар нәрсәдән чыгып эш итәләрдер. Бәлки, үзләренең шундый кыек фикерләре бардыр."
15 июльдән Россия паспортларында гаилә хәлен, 14 яшькә кадәрле балаларны теркәү ирекле калды. Кем тели, шул терки. Бу кемнәргә файдалы? Киләчәктә нәрсәгә китерер? «Интертат» халыкның һәм экспертларның фикерен барлады.
Журналист, блогер Мөршидә Кыямова:
- Безнең илдә кайчан кеше өчен уңайлы әйбер эшләгәннәре бар? Карарны бер кертеп, бер чыгарып, тик болгаталар. Бәлки, кемгәдер шулай кирәктер. Штамп куймау, шул берничә гаиләгә яшәүчеләр хәлен җиңеләйтә торгандыр инде. Шәхсән үземә килгәндә, паспорттагы штамп турында бөтенләй уйлаган юк. Илдар белән өйләнешкәч, паспортларга ниндидер штамп суктылар дип хәтерләмим. 25 яшь тулып документ алыштырганда гына Иделне паспортка керттеләр кебек. Бер-беренә ышанган, чынлап яраткан парлар өчен штамп мөһим әйбер түгел дип саныйм.
Тамада, җырлар авторы Ренат Галиәскәр:
- Бик кызыклы момент бу. Ир-атлар гомер-гомергә ирек сөючән булды. Өйләнгәнме, юкмы, аңа карамый. Гомумкешелек күзлегеннән карасаң, дөрес әйбер түгел бу. Паспортта хатын, балалар дигән пункт булгач, ир-атта барыбер гаиләсен карата җаваплылык арта. Берни дә булмаса инде, уңайлы момент чыккан саен ул онытылып китәргә мөмкин. Әлеге яңалыкны уйлап табучылар нәрсәдән чыгып эш итәләрдер. Бу миңа аңлашылмый. Бәлки, үзләренең шундый кыек фикерләре бардыр. Гаилә кыйммәтләрен югалтмас өчен паспортта штампларны сакларга кирәк.
Шагыйрь, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы Рифат Сәлах:
Паспортта гаилә хәле булырга тиеш, минемчә. Гаилә хәле язылмау кемгә файдалы? Ике яки өч хатынга берьюлы өйләнергә теләүчеләргәме? Ире яки хатыны була торып, хыянәт итәргә теләүчеләргәме? Паспорт өстәленең эшен киметү өченме? Аңламыйм мин моны. Берәр нәрсә булса, хатының яки ирең, балаң икәнен ничек исбатлыйсың? Ирекле булган очракта да, боларны эшләргә, ягъни паспортка яздырырга кирәк. Чөнки бу — документ.
Татар блогеры, димче Фәгыйлә Шакирова:
- Бездә болай да 2-3 хатын белән яшәүчеләр бар. Хәзер альфонслар тагын да артачак. Ир-атларга бу тулы ирек бирәчәк. Мин блогер булгач, бер хатын үзенең аянычлы мәхәббәт тарихын сөйләгән иде. Ике ел буе яраткан егете белән очрашып йөргән бу. Егете өйләнешү мәсьәләсен гел сузгач, шикләнеп, яшерен генә паспортын ачып караган. Ә анда хатыны һәм ике баласы барлыгы язылган булган. Бу моны бик авыр кабул иткән һәм ул ир-ат белән аралашуны өзгән. Штамп бетерелгәч, шушындый алдаулар бик күп булачак инде. Мин бу яңалыкны бер дә хупламыйм.
«Монда яшерен мотивлар булуын да танырга кирәк»
КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин:
- Паспортта штампларны бетерүне гаилә институтына зыян салучы кайбер башка әйберләр белән берлектә карарга кирәк. Мондый факторлар бездә күп.
Ирләрнең никахка карата мотивациясе түбән булганга, гаилә институты таркала. Никахсыз җенси мөнәсәбәтләр аркасында никахлашучылар саны кимеде. Советлар Союзында никах җенси мөнәсәбәтләрнең шарты иде. Хәзер бу төп шарт юк, шуңа күрә ирләрдә, нигездә, мәхәббәт-романтик хисләр урынына прагматик фикер йөртү барлыкка килде. Моңа бер җенесле никахларга карата толерантлык та өстәлә. Дөньяда менә бу традицион булмаган катлау күтәрелә. Еш кына деструктив әйберләр мәдәнияттә дә урын алып тора. Бу җәмгыятьне тарката. Аңлашыла ки, моңа күпмедер дәрәҗәдә толерантлык булырга тиеш, ләкин бу гаилә институтының төп элементына әверелергә тиеш түгел.
Паспорттагы штампларны бетерүнең яшерен мотивлары турында да беләсем килә. Ни өчен бу оештырылган? Аның нигезендә рухият һәм психологизм түгел, ә ниндидер прагматизм, без әле аңламый торган әйберләр тора. Уртак милекне бүлүгә кагылышлы аспект та бар. Ир яки хатын, паспортта штамп булмаганга нигезләнеп, икенче якның ризалыгыннан башка милекне сата алмасмы?
Сүз уңаеннан, без хәзер җаваплылык беркем өстендә дә булмаган җәмгыятьтә яшибез. Хәзер Россиядә төрле дәрәҗәдәге субъектларның, шул исәптән хакимиятнең дә, җаваплылыгы булмаган шартлар формалашкан. Ягъни җаваплы кешеләрне табу кыенлашкан система төзелгән. Мин бу яңалык турында җаваплылыкны киметү өчен шартлар тудыручы сәясәтнең дәвамы дип уйлыйм.
Кануннар ничек кабул ителә? Мәсәлән, хакимияттә утыручы ниндидер зур кеше зыян күргәннән соң, ул законнарны үзгәртергә тотына. Психотерапевт буларак, наркомания турындагы законнарны ничек кабул иткәннәрен хәтерлим. Кайбер түрәләрнең балалары наркоманиядән интегә башлагач, дәүләт дәрәҗәсендә чаралар күрелде. Монда да шул ук хәл. Мөгаен, берәр түрә белән ниндидер хәл килеп чыккандыр да, кануннарны төзәтергә тотынганнардыр. Монда яшерен мотивлар барлыгын танырга кирәк. Кызганыч, бу үзгәрешләрнең нинди корбаннарга китерергә мөмкинлеге әйтелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев