Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Май бәйрәмнәре арасындагы көннәр ял көннәре булачак

Путин Попованың май бәйрәмнәре арасындагы көннәрне ял көннәре итү тәкъдиме белән килеште.

Россия Президенты Владимир Путин Роспотребнадзор башлыгы Анна Попованың май бәйрәмнәре арасындагы көннәрне эшләми торган көннәр дип игълан итү тәкъдимен хуплады, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Әгәр сез моны кирәк дип саныйсыз икән - яхшы, без шулай эшлибез дә. Бүген тиешле указга кул куячакбыз», — диде Путин коронавирус таралуга каршы комиссия киңәшмәсендә.

Яллар 1 майдан 3 майга - дүшәмбегә кадәр һәм 8 майдан 10 майга - дүшәмбегә кадәр планлаштырылган иде. Хәзер яллар 1 майдан 10 майга кадәр булачак.

Исегезгә төшерәбез, 2021 нче елның 13 нче маенда Ураза бәйрәме башлануы игълан ителде, шуңа күрә 13 нче май да ял көне булып санала.

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев