Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Май бәйрәмнәрендә өй юабызмы?

Язманың ахырында өй юганда өч киңәш.

Май бәйрәмнәрендә халык бакчада мәш килә, орлыкка бәрәңге әзерли, кардан әрчелгән җирдәге пычракны җыештыра һәм өй юа. Бер кат язгы эшләр тәмамлангач, күмәкләп өй юу йоласы элек электән килгән.Иртә белән үк урын-җирен, мендәрләрне өй түбәләренә, кояшка чыгарасың. Газга чиләк белән су кайнатырга куясың. Ул арада күршеләр, туганнар да өмәгә җыела. Кыюраклар түшәмне сөртә. Буй җитмәсә, өстәлгә урындык куеп баса. Кемдер ул арада тиз генә тәрәзә челтәрләрен агартып куя. Ул гапләшү, серләшү: өмәдәгеләр нинди генә кызык хәлләр сөйләмиләр, яшьлекләрендәге кадерле хатирәләрне яңарталар. 

Ахырдан бергәләп чәй эчүләре үзе бер рәхәт инде. Кичкә таба һавада җилләнеп кипкән челтәрләрне үтүкләп элеп куйгач, өй яктырып киткән кебек була, сафланып китә. Ялтырап торган өйне күреп, арыганнар да онытыла. 

Кызганыч, хәзер бу йола онытылып бара. Агач бүрәнәле өйләре дә калмады бугай шул инде. Стенада обой, тарттырылган түшәм, пластик тәрәзә. Күршеләр дә хәзер элеккечә бер берсенә йөрешми. 

Шулай да өй юасы булсагыз, сезнең өчен 3 киңәш: 
1. Эшләгәндә музыка кабызып куйсагыз, кеше белән күңелле хәлләр сөйли- сөйли өй җыештырсагыз, эшнең беткәне сизелмичә дә калачак.
2. Өйне зоналарга бүлеп аз-азлап җыештырсаң уңайлы.   
3. Кирәкмәгән әйберләрне вакытында ташлап барсаң яхшы. Әйбер азрак булган саен, өйне тәртиптә тоту җиңелрәк. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев